Брауншвейгта Казан белән тугандаш мөнәсәбәтләр турында килешү төзәгәнгә 30 ел тулуны билгеләп үтәләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче ноябрь). Кичә Брауншвейгта (Алмания) шәһәрлеләр һәм кунаклар өчен бәйрәм үтте. 30 ел элек алман шәһәре Казанның беренче тугандаш шәһәре булды.
Шәһәрнең мәдәният үзәгендә ике шәһәрнең мөнәсәбәте тарихын тәкъдим иттеләр. Биредә казанлыларның фотолары һәм көнкүреш кирәк-яраклары урнаштырылган, аларны 30 ел дәвамында Брауншвейгта яшәүче Г.Легель җыйган. 1988 елда ул ике шәһәр арасында мөнәсәбәтләр тууының башында торган һәм озак еллар дәвамында В.Бракке ис. мәктәп директоры булып эшләгән һәм укучылар белән алмашуны оештырган.
Аерым залда кечкенә браунгшвейглылар өчен значоклар ясау буенча мастер-класс оештырылган. Алар өчен рәсемнәр җирле дизайнер тарафыннан ясалган. Туризм үсешенә булышлык итү комитеты күргәзмәдә брошюралар һәм сувенирлар тәкъдим иткән иде.
Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты вәкилләре бәйрәм кунакларын чәк-чәк һәм башка татар милли ашлары белән сыйладылар. Шунда ук алман традицион ашларыннан авыз итеп була иде.
“Дуслык көне” кысаларында мәдәният үзәгенең концерт залында концерт программасы узды. Анда Брауншвейгның вице-мэры Анке Капхаммель, Казанның вице-мэры Евгения Лодвигова, ТР Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков, Казан Башкарма комитетының элеккеге рәисе Рева Идиатуллин һәм “Казан” милли-мәдәни үзәге директоры урынбасары Луиза Космылина катнаштылар.
Искәртергә кирәк, 29 октябрьдә Брауншвейгның төп урамында шәһәрнең Мэриясе бинасы каршында Казан гербы белән бронза плитә ачылды.
Чаралар Казан белән Брауншвейг арасында тугандаш мөнәсәбтләр урнаштыру турыдагы рәсми килешүгә кул куелганга 30 ел тулу кысаларында үтә.