Экскурсияләрнең максаты - балаларга төрле һөнәр ияләре турында сөйләү, уку йортын һәм белгечлекне сайлауда ярдәм итү, күзаллауларын киңәйтү һәм балаларны социальләштерүдә ярдәм итү.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче сентябрь). «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды Н.А.Галләмов исемендәге республика махсус гомуми белем бирү мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен Михляев йортына һәм Богородский йортына экскурсия оештырды. Биредә «Һөнәр белән танышу» проекты кысаларында балалар реставратор һәм төзүче эшенең нечкәлекләре турында белделәр.
Муса Җәлил ур., 19 адресы буенча урнашкан Михляев йорты – XVII гасыр граждан архитектурасы үрнәге. Ул вакытта йортның хуҗасы сәүдәгәр Иван Михляев булган. Нәкъ менә шушы йортта эре сәнәгатьче император Петр I кунак итеп кабул иткән, ул Казан аша Фарсы походына барган, шулай ук биредә үзенең 50 яшьлеген бәйрәм иткән.
Михляев йортында реставрация эшләре 2015 елда башланды. Алар йорт конструкцияләрен ныгытуны, аларны төзекләндерүне һәм алыштыруны күздә тота. Аннан соң биредә ТР Сынлы сәнгать музееның «Һөнәрчелек остаханәсе» балалар белем бирү үзәге урнашачак.
Волков ур., 42 адресы буенча урнашкан Богородский йорты – агач модернның яхшы сакланган үрнәге генә түгел, төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты да. Биредә яшәүче профессор Людмила Галкина сүзләренә караганда, йорт эчендә берни дә үзгәрмәгән – биредә иске җиһазларны, шул исәптән Алексей Богородскийның массив эш өстәлен, бүлмәара ишекләр һәм өч немец мичен саклаганнар. Хәер, эчке төзекләндерү эшләре сакланып калса, еллар түбәне һәм фасадны кызганмаган. 2019 елда «Том Сойер Фест» проекты волонтерлары өйгә элеккеге статусын кайтарырга алынган. Профессиональ реставраторлар һәм төзүчеләр белән бергә алар фасадны оригиналь төсләргә буядылар, ә профессиональ тимерчеләр һәм агач осталары тәрәзәләр фурнитурасын яңартты, киселгән тәрәзә йөзлекләрен реставрацияләделәр.
«Һөнәр белән танышу» проектында катнашучылар әлеге объектлар мисалында белгечләрнең эшен күзәтеп кенә калмыйча, йортларның тарихы белән дә таныша алдылар. «Проектның төп максаты – һөнәрләр дөньясы белән танышу булса да, мондый экскурсияләр аша без балаларга шулай ук яшәгән урын тарихына мәхәббәт тәрбияләргә, аларда кызыксынучанлык уятырга, күзаллауларын киңәйтергә, билгеле бер кыйммәтләр тәрбияләргә тырышабыз, - дип белдерде «Игелекле эшләр көне» фондына нигез салучы Рөстәм Хәсәнов.
«Биредә үз эшенең чын профессионаллары һәм тарихка битараф булмаган казанлылар эшли. Шәһәр буенча мондый объектлар бик аз калды һәм елдан-ел кими бара. Һәйкәлләрне өйрәнү, аларны саклау өстендә эшләү бик мөһим, чөнки нәкъ менә шул Иске Казан чорына кереп китәргә, аның тарихын үз күзләребез белән күрергә, чор рухын тоярга ярдәм итә», - дип ассызыклады Р.Хәсәнов.
«Һөнәр белән танышу» тәмамлангач, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова балаларны ноябрьдә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында ачылачак волонтерлык мәктәбенә чакырды. Лекцияләр белән беррәттән, биредә таш эшкәртү сәнгате, агачны кисү, буяу һәм тонировкалау белән дә танышырга мөмкин булачак, дип хәбәр итәләр «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондында.
«Һөнәр белән танышу» проекты кысаларында «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге һәм социаль учреждениеләрдәге балалар өчен экскурсияләр оештыра. Экскурсияләрнең максаты - балаларга төрле һөнәр ияләре турында сөйләү, уку йортын һәм белгечлекне сайлауда ярдәм итү, күзаллауларын киңәйтү һәм балаларны социальләштерүдә ярдәм итү.