В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Кәҗә бистәсе» һәм «Тукай мәйданы» станцияләре буйлап экскурсияне «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе башлыгы Айдар Абдулхаков үткәрде.
Фото: «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июнь). Ямал-Ненец автономияле округы, Ханты-Манси автономияле округы – Югра һәм Саха Республикасы (Якутия) министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре Казан метрополитены эше белән танышты. Экскурсияне 9-нчы июньдә «Метроэлектротранс» МУП генераль директоры Айдар Абдулхаков үткәрде.
«Татарстан Республикасы дәүләт идарәсе социаль-икътисадый үсешенең һәм технологияләренең уңышлы практикалары» программасы кысаларында кунаклар ике метро станциясе – «Кәҗә бистәсе» һәм «Тукай мәйданы» җиһазланышын җентекләп өйрәнделәр. Алар үрнәгендә белгечләргә Казан җир астының югары җиһазландырылуын һәм тарихи –әдәби стильдә төсле мозаикадан ясалган панноны күрсәттеләр. Алар экскурсиядә катнашучыларны бик тә тәэсирләндерделәр.
Казан метрополитенына беренче линиянең 11 станциясе керә. Исегезгә төшерәбез, икенче линиянең беренче участогының тоннельләрен уздыру узган елның апрелендә башланган иде.
«Безнең пассажирлар метроның башлангыч станциясеннән ахыргы станциясенә кадәр 21 минут 30 секунд эчендә бөтен юлны үтә ала. Метрополитен 6:00 сәгатьтән төн уртасына кадәр эшли һәм эш көннәрендә 90-100 мең кешене йөртә», – дип хәбәр итте Айдар Абдулхаков.
Казан метрополитенында йөрү өчен түләү кассирлар катнашыннан башка башкарыла. Пассажирлар юл йөрү билетларын сату аппаратында жетоннар сатып алырга мөмкин. Казан метрополитенының хәрәкәт һәм керем хезмәте директоры Элина Никифорова экскурсиядә катнашучыларга ничек эшләвен күрсәтте. Станцияләрдә барлыгы 88 шундый аппарат һәм 112 турникет урнаштырылган, алар аша билетлар сату аппаратында сатып алынган жетон, шулай ук мобиль телефоннар, PayPass технологиясен кулланып банк һәм транспорт карталары аша түләп була.
Үз чиратында предприятиенең баш инженеры Алексей Смирнов кунакларга Казан метрополитенының хәрәкәтчән составы – «Чех», «Русич» һәм «Мәскәү» поездлары турында сөйләде. Бүгенге көндә Казан метрополитены 15 составка хезмәт күрсәтә. Алар автокарамак режимында эшлиләр, бу машинистлардан башка да эш итәргә мөмкинлек бирә.
Экскурсиядә катнашучылар оештыручыларга рәхмәт белдерделәр һәм истәлеккә юл жетоннары сатып алдылар, дип хәбәр иттеләр «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесендә.