Усть-Каменогорскидан килгән кунакларга цифрлаштыру өлкәсендә шәһәр практикаларын тәкъдим иттеләр
Фото: Марат Мөгыйнов
Усть-Каменогорск акимы шәһәр хуҗалыгы өлкәсендәге четерекле мәсьәләләрне хәл итү максатыннан төзелгән «Минем Казан» телеграм-ботын эшләтеп җибәрү проекты белән кызыксынды. Халык әлеге телеграм-ботка гариза җибәрә һәм, әйтик, урамнарның кардан чистартылмавы, юллардагы чокырлар, чүп чыгарылмау, ташландык автомобильләр һ.б. турында шикаять калдыра ала.
«Миңа телеграм-бот бик ошады, ул муниципалитетның эшен җиңеләйтә һәм халык белән диалогны яхшырта. Шәһәрне – кардан, ишегалларын чүп-чардан чистартуны, чокырларны ремонтлауны күзәтү өчен менә дигән мәйданчык», – диде Жаксылык Омар.
Ул Усть-Каменогорскида да чокыр ремонтының торышын күзәтергә мөмкинлек бирә торган шундый сервис эшләвен билгеләп үтте. Әмма аны халык арасында популярлаштыру проблемасын хәл итәсе бар, чөнки шәһәрлеләр гадәт буенча социаль челтәрләрдәге төрле төркемнәрдән файдалануны өстенрәк күрә.
«Ачык Казан» мәгълүмат сервисы да уңышлы эшләп килә, ул торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә хезмәт күрсәтүне яхшырту өчен билгеләнгән. Сервис һәм аның мобиль кушымтасы ярдәмендә халык су һәм электр энергиясе белән тәэмин итү, лифтлар эше, хуҗасыз хайваннарны тоту һ.б. мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итә ала. Торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре җитәкчеләренең үз чиратында барлык мөрәҗәгатьләр белән турыдан-туры танышу мөмкинлеге бар, бу аларга бурычларның үтәлешен күзәтергә ярдәм итә.
Шәһәр трансформациясе үзәге җитәкчесе Дмитрий Кремлев хәзерге вакытта әзерлек стадиясендә булган проект – «Минем Казан» платформасы турында да сөйләде. Аны 9-11 нче сентябрьдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак Kazan Digital Week – 2024 халыкара форумына тәмамлау планлаштырыла. Анда платформаның ахыргы версиясе тәкъдим ителәчәк. Система шәһәрдә торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү өлкәсендә алып барыла торган эшләр турында барлык мәгълүматны берләштерәчәк. Башта өй буенча, аннары микрорайон, район һәм гомумән шәһәр буенча мәгълүмат җыелачак. Киләчәктә халык белән хезмәттәшлекне әлеге портал аша алып бару планлаштырыла.
«Минем Казан» – бик дөрес һәм кирәкле программа, без, шәһәр үзенчәлекләрен исәпкә алып, аны җентекләбрәк өйрәнергә телибез. Ахыр чиктә, цифрлаштыру буенча барлык проектлар шәһәр халкының тормыш сыйфатын яхшыртырга тиеш», – дип ассызыклады Жаксылык Омар.
Чит ил кунаклары арасында урам-юл челтәрен мониторинглау буенча «СитиСофт» системасы да зур кызыксыну уятты. Бигрәк тә бу платформа кыш көне үзен яхшы яктан күрсәтте, чөнки ул юлның кар белән капланган участокларын билгеләргә ярдәм итә. Бүгенге көндә 35 автобус һәм чүп ташучы машинада көн саен 800 км шәһәр юлларын сканерлаучы регистраторлар урнаштырылган. Ясалма интеллект урамнарны яктыртудагы хилафлыкларны, юл өслегендәге җитешсезлекләрне һ.б. ачыкларга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта юл хезмәткәрләренә җитешсезлекләрне бетерү өчен гариза тутырырга кирәкми – барысы да автомат рәвештә эшләнә, бу, әлбәттә, вакытны экономияли.
Ахырда виртуаль мониторинг үзәге проекты – Казанның 900 дән артык социаль объектының (мәктәпләр, поликлиникалар, яшүсмерләр клублары, мәдәни үзәкләр һ.б.) цифрлы дубликаты тәкъдим ителде. Система һәр объектта янгынга каршы һәм террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны күзәтергә ярдәм итә.
Дмитрий Кремлев узган ел шәһәрнең виртуаль дубликатын әзерләү эшенә старт бирелүе турында искәртте. Күчермәнең нигезен шәһәрнең 3D-моделе тәшкил итәчәк, ул югары төгәллектәге орофотопланга һәм 2 мең километрдан артык озынлыктагы шәһәр урамнарының панорама сурәте мәгълүматларына таянып төзелгән. Урамнар инде фотога төшерелгән, хәзер трансформация үзәге хезмәткәрләре цифрлы модельне «тутыру» белән мәшгуль.
Шулай ук делегатларга «Игелекле Казан» сайты, «Art-проспект» платформасы, махсус техниканы мониторинглау системасы һәм башка шәһәр проектлары турында сөйләделәр.
Очрашу ахырында Казахстан вәкилләрен Kazan Digital Week – 2024 форумы кысаларында узачак мэрларның түгәрәк өстәлендә катнашырга чакырдылар.
Эш визиты кысаларында делегация өчен Казанның кайбер объектларына экскурсияләр оештырылды. Кунаклар «Химград» технополисы һәм Бәшир Рәмиев исемендәге IT-парк эшчәнлеге белән таныштылар. Моннан тыш, алар «Горводзеленхоз» базасына, Серов урамында республика программасы буенча төзекләндерелгән ишегалдына, Салават Күпере торак районындагы паркка һәм 188 нче күп профильле «Бионика» лицеена сәяхәт кылырга планлаштыралар.
Камилә Вилданова