Кунаклар бердәм уңайлы шәһәр киңлеген булдыру концепциясе белән таныштылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче февраль). Бүген Казанга эш визиты белән Үзбәкстан делегациясе килде. Делегация җитәкчесе - Үзбәкстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары – Транспорт министры Ачилбай Раматов. Кунаклар белән Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин очрашты.
Делегация әгъзалары "Мәскәү" мәдәни үзәгендә булдылар, анда бердәм уңайлы шәһәр киңлеген булдыру концепциясе белән таныштылар. Кунаклар өчен экскурсияне Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе аппараты җитәкчесе Ирина Бочкова үткәрде.
"Мәдәният сараен капиталь ремонтлау турында карар яңартылган Урицкий паркы ачылган көнне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кабул ителде. Тузган авария хәлендәге бина бердәм иҗтимагый киңлекнең бөтен бер образына туры килми иде. Мәдәният йорты бик кирәк иде", – дип аңлатты хезмәттәшләренә И.Бочкова.
"Мәскәү" мәдәни үзәге директоры Наилә Мостафина үзәкнең яшьләр арасында популяр булуын сөйләде.
Күптән түгел РФ Президенты Владимир Путинның җәмәгатьчелек белән очрашуы узган бал залы делегациядә аеруча кызыксыну уятты. Кунаклар бинаның техник җиһазландырылуы һәм функциональ мөмкинлекләре, шулай ук мәдәни үзәкнең кадрлар потенциалы белән кызыксынды.
Шулай ук кунакларга мәдәният үзәгенең төп күп функцияле биналарын тәкъдим иттеләр: эшлекле, формаль булмаган очрашулар, төрле спорт һәм бию белән шөгыльләнү өчен файдаланыла торган коворкинг, универсаль кабинетлары, кече һәм бал заллары.