Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.05.2023, 18:14

Ташкент делегациясе Казан Башкарма комитетында булды

Кунаклар ТР башкаласының муниципаль идарәне цифрлаштыру өлкәсендәге тәҗрибәсе белән таныштылар

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZNRU, 19 нчы май). Ташкент делегациясе Казан Башкарма комитетында булды, анда муниципалитетның төрле юнәлешләр буенча эше белән танышты. Аны Ташкент хокимы урынбасары Алексей Хен җитәкли.

Кичә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин кунакларга торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә алып барылган эшләр, аерым алганда, Казанның Бердәм исәп-хисап үзәге һәм «Уютный дом» идарәче компаниясе эшчәнлеге турында сөйләде. Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәлахетдинов яңгыр канализациясе объектларының эше белән таныштырды.

Бүген Ташкент Хокимияте вәкилләрен Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин сәламләде. Ул цифрлаштыруның төп юнәлешләре һәм Казанның проект офисы эше турында сөйләде. Үз чиратында Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Дмитрий Кремлев комплекслы муниципаль геомәгълүмат системасы, «Эра» мәгълүмати-коммуникацион платформасы, «Ачык Казан» сервисы ничек эшләве белән уртаклашты. Ул шулай ук делегациягә төзекләндерү өлкәсендә ясалма интеллект технологияләрен куллану турында сөйләде.

Кунакларның зур кызыксынуын җир эшләрен башкаруга рөхсәтләр рәсмиләштерү процессын автоматлаштыру, шулай ук урам-юл челтәрен куллануның нәтиҗәлелеген арттыру буенча цифрлы проектлар уятты. Бу тәҗрибә турында Тышкы төзекләндерү комитеты һәм «Юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы» МКУ вәкилләре сөйләде.

Көннең икенче яртысында делегация берничә учреждениедә булды, алар арасында «Шәһәр парковка киңлеген оештыручы», «Юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы» бар иде. Шулай ук кунаклар «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә һәм Казанның Совет районы администрациясе бинасында булдылар. Иртәгә кунаклар Иннополис Мэриясенә барырга планлаштыралар.

Делегация Татарстан башкаласына «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XIV халыкара икътисадый форумына килде.

Форум Казанда кичә старт алды. Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча быелдан ул федераль дәрәҗәдә үткәрелә. Чараларда 84 илдән 15 меңгә якын кеше катнашачак. Барлыгы 150 дән артык эшлекле сессия планлаштырылган.

Барлык яңалыклар