Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.06.2022, 18:27

Чечен Республикасы делегациясе Казанның Мәскәү районы объектларында булды

Сергей Миронов кунакларга Президент программасы буенча төзекләндерелгән ишегалдын һәм район хакимияте бинасындагы дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча экспресс-офисны күрсәтте.

Фото: Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы июнь, Юлия Летникова). Казанга эш визиты белән килгән Чечен Республикасы делегациясе бүген шәһәрнең Мәскәү районы объектларында булды. Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов кунакларга Президент программасы буенча төзекләндерелгән ишегалдын һәм район администрациясе бинасында эшләп килүче дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча оештырылган экспресс-офисны күрсәтте.

«Безнең ишегалды» программасы турында Грозный Мэры Хас-Мөхәммәд Кадыйровка һәм Аргун Мэры Илес Масаевка Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең төзекләндерү мәсьәләләрен алып баручы урынбасары Игорь Куляжев сөйләде. Ул искәрткәнчә, программа 2020 елда Татарстан ишегалларын яңарту максаты белән старт алды. «Узган ике ел эчендә Казанда 890 йорт ишегалды төзекләндерелде. Быел Казанда программаны тормышка ашыру өчен өстәмә рәвештә 500 млн сум акча бүлеп биреләчәк», – дип билгеләде И.Куляжев.

ТР башкаласы кунаклары Декабристлар һәм Волгоград урамнары буенча биш йортны берләштергән ишегалды территориясе буйлап уздылар. «Төзекләндерү эшләре ике этапта башкарылды. Ишегалдында начар күрүчеләр өчен җайлаштырылган тротуарны киңәйтү белән асфальт катламы алыштырылды, җәяүлеләр юлы белән ишегалдын сквер ярдәмендә тоташтырдылар, кече архитектура формалары урнаштырдылар», – дип сөйләде С.Миронов.

Шулай ук делегациягә Декабристлар урамы, 112 нче номерлы йортны, янәшәдә төзекләндерелгән ишегалдын күрсәттеләр. Бу йортта капиталь ремонт ясалган, аның кысаларында торак объект начар күрүчеләр өчен тулысынча җайлаштырылган. «Тактиль плиткалар, катларның рельеф номерациясе белән тоткычлар һәм видеокамералы акыллы домофоннар урнаштырылды», – дип билгеләде С.Миронов. Ә йорт буенда урнаштырылган зур булмаган койма, начар күрүчеләр киңлектә яхшырак ориентлаша алсын өчен, махсус сары төскә буялган. И.Куляжев әлеге йортның торак фондын адреслы капиталь ремонтлау программасы буенча яңартылуын әйтте. Чечен делегациясе вәкилләре «Безнең ишегалды» программасын торак капиталь ремонтлау программасы белән бергә алып барып буламы, дип кызыксындылар. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары аңлатканча, мөмкин булган очракларда, программалар бергә тормышка ашырыла.

Казан кунаклары «Безнең ишегалды» Президент программасын югары бәяләделәр. «Башкарылган эш нәтиҗәсе һәм масштабы шәһәрне төзекләндерү өстендә күп эшләвегезне күрсәтә», – дип билгеләде Хас-Мөхәммәд Кадыйров.

Аннары делегация яңартылган Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе бинасында булды, анда экспресс-офис, оператив идарә итү үзәге һәм кунакчыллык зонасы – ресепшен эше белән таныштылар. С.Миронов өч ел элек хакимияттә халык белән эшләү алымын үзгәртү буенча беренче адым ясалуы турында сөйләде. «Бина эчендә кунакчыллык өчен ресепшен зонасы барлыкка килде, анда халык консультацияләр ала, белгечкә кабул итүгә языла ала. Ресепшен эше чиратларны киметергә һәм кешеләр агымын бетерергә ярдәм итә», – дип тәҗрибәсе белән уртаклашты район администрациясе башлыгы.

Оператив идарә үзәге дә яңалык булды, бирегә Киров һәм Мәскәү районнарындагы торак йортларда урнаштырылган видеокүзәтү камераларыннан видеосигнал тапшырыла. С.Миронов сүзләренә караганда, хәзер районнарда торак йортларда 1700 камера урнаштырылган. 2020 елдан башлап хакимияттә шулай ук дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча экспресс-офис эшли – гражданнарны кабул итү өчен бердәм киңлек бинаның беренче катында оештырылган. «Көн саен биредә район халкына 50 административ, коммуналь һәм социаль хезмәт күрсәтелә. Шәһәрлеләргә үзләренә шәхсән кабинетларга керергә һәм бинаның башка катларына күтәрелергә кирәкми – белгечләр, гражданнарны шунда кабул итү өчен, беренче каттагы офиска төшә», – дип хәбәр итте С.Миронов.

Грозный Мэры билгеләп үткәнчә, район администрацияләре эшчәнлегенең мондый тәҗрибәсе шактый кызыклы һәм файдалы. «Мондый яңалыклар халыкка хезмәт күрсәтүне гадиләштерә», – диде Хас-Мөхәммәд Кадыйров.

Очрашу ахырында С.Миронов кунакларга 2021 ел нәтиҗәләренә багышланган видеоролик күрсәтте. «Сезнең коллективыгыз яхшы һәм эшегез дөрес итеп җайга салынган. Без сезне Чечен Республикасына кунакка чакырабыз, анда үзебезнең муниципаль тәҗрибәбез белән уртаклаша алабыз», – дип мөрәҗәгать итте Грозный Мэры хакимият башлыгына.

Исегезгә төшерәбез, бүген Казан белән Грозный арасында муниципальара хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Документка ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин һәм Чечен Республикасы башкаласы Мэры Хас-Мөхәммәд Кадыйров кул куйды. Чечен Республикасы делегациясе Татарстан башкаласына бүген иртән эш визиты белән килде. Дүрт көн дәвамында кунаклар шәһәр хуҗалыгының төрле өлкәләрендә, аерым алганда, төзекләндерү, төзелеш, ТКХ, сәнәгать, икътисад өлкәләрендә, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә Казан тәҗрибәсен өйрәнәчәкләр. Шулай ук Чечен Республикасы делегациясе Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.
Барлык яңалыклар