Кунакларның җанатарларны кабул итәргә әзерлек турындагы сорауларына Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов җавап бирде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче май). Ике көн дәвамында, 14 һәм 15 майда, Австралия делегациясе Казанның футбол буенча ДЧ-2018 катнашучыларын һәм кунакларны кабул итәргә әзрелек дәрәҗәсен өйрәнде. Сәфәрнең азаккы чараларының берсе булып Австралиянең Россиядәге икенче секретаре һәм консулы Питер Джон Мэнвеллның Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов белән очрашуы торды.
“Сезне сәламләргә рөхсәт итегез. Килүегезгә бик шатбыз, - диде Дамир Фәттахов кунакларны каршы алып. – 16 июньдә Казан Франция белән Австралия арасындагы беренче матчны кабул итә. Мундиальнең беренче уены һәрвакыт дулкынландыргыч була, ләкин системалы хезмәттәшлек итү һәм сезнең бүгенге сәфәрегез ике якка да уенны уздыру үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итәр, дип уйлыйм”.
Австралия илчесе, үз чиратында, сәфәрнең максатын аңлатты. “Җылы кабул итүегез өчен рәхмәт. Сәфәребез ике максатны күз алдында тота. Беренчесе безнең команда катнашуында узачак матч белән бәйле, икенчесе – Казан белән танышу”, - диде ул.
Очрашуда консуллык мәсьәләләр буенча менеджер Анна Минаева, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, ТР Туризм буенча дәүләт комитеты, Башкарма комитет Аппараты, Туризм үсешенә булышлык итү комитеты, Транспорт комитеты, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Сәламәтлек саклау идарәсе, Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе һәм башка ведомстволар вәкилләре катнашты.
Кунакларны спорт һәм шәһәр инфраструктурасының спортчыларны һәм җанатарларны кабул итәргә әзерлеге, транспорт һәм медицина белә тәэмин ителеш, кунакханәләрдә һәм илдә урнашу шартлары кызыксындырды. Моңа кадәр алар 7-нче шәһәр клиник хастаханәсендә, “Казан-Арена” стадионында, “Казан-1” тимер юл вокзалында һәм Fan ID җанатар поспорты тапшыру үзәгендә булдылар.
Шәһәр инфраструктурасының әзерлек дәрәҗәсе илчедә аеруча кызыксыну уятты. Дамир Фәттахов билгеләп үткәнчә, шәһәр инфраструктурасы 100 процентка әзер, диярлек. “Казан халыкара чараларны беренче тапкыр гына уздырмый. Шуңа күрә безнең спорт объектлары, кунакханәләр һзм җәмәгать туклану объектлары кунакларны хәзердән үк кабул итәргә әзер”, - диде ул.
Очрашуда катнашучылар ДЧ вакытында куркынычсызлык мәсьәләре, кунакларны урнашу урыннары буенча теркәү, оператив штаб эше, виза режимы, автомобильләр хәрәкәтен чикләү буенча да фикер алыштылар.