Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.01.2023, 17:17

Усть-Каменогорск хакимияте делегациясе Татарстан башкаласында булды

Кунаклар Казанның шәһәр төзелеше, юллар салу, спорт инфраструктурасын үстерү тәҗрибәсе белән танышты.

Фото: КФУ матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче гыйнвар). Татарстан башкаласында Казахстанның Усть-Каменогорск шәһәре хакиме делегациясе булып китте. Визит I Ислам илләре шайбасы белән хоккей ассоциациясе саммиты – Kazan Summit Cup 2023 кысаларында узды.

Усть-Каменогорск делегациясе составына Җир мөнәсәбәтләре, архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге җитәкчесе Еркын Тураров, мәдәният һәм телләрне үстерү бүлеге җитәкчесе Калкаман Сарин, төзелеш бүлеге җитәкчесе Кайрат Танекенов, Физик культура, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ербол Коныратов, мәшгульлек һәм социаль программалар бүлеге җитәкчесе Камшат Баубекова керде.

Татарстан башкаласы кунаклары Казан Башкарма комитетының Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе вәкилләре белән очрашты һәм шәһәрне үстерү институты эшчәнлеге белән танышты. Очрашуда ТР башкаласының баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина һәм шәһәрнең үсеш институты директоры Роман Повышев катнашты.

Визит кысаларында Усть-Каменогорск делегациясе әгъзалары Казахстан белән Татарстан арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр символын – «Тайказан» һәйкәлен карадылар, ТР Милли китапханәсендә, «Хәзинә» милли сәнгать галереясында, Урицкий исемендәге паркта һәм Казан федераль университеты музейларында булдылар.

Моннан тыш, кунаклар Парклар һәм скверлар дирекциясе, «Ярдәм – Помощь» гомуммилли хәйрия фонды, «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы һәм башка оешмалар вәкилләре белән очрашты, дип хәбәр итә Казан шәһәр Думасының Халыкара һәм муниципальара элемтәләр идарәсе.

Делегация шулай ук шәһәрнең спорт инфраструктурасы белән танышты, Татарстан башкаласының хоккей матчларында һәм истәлекле урыннарында булды. Ә Казанның юллар салу өлкәсендәге алдынгы тәҗрибәсен кунаклар Вознесение тракты төзелеше мисалында өйрәнделәр.

Исегезгә төшерәбез, I Ислам илләре хоккей ассоциациясе саммиты – Kazan Summit Cup 2023 «Islamic world – the future of ice hockey!» хоккей буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында беренче тапкыр халыкара турнир уздыру көннәрендә үткәрелә. Ярышлар 18 нче гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Җиңү өчен 13 дәүләттән, шул исәптән Бахрейн, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Марокко һәм Төркиядән хоккейчылар көрәшә.

Фото: «Ярдәм – Помощь» хәйрия фонды

Барлык яңалыклар