Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.12.2019, 13:33

Уфа делегациясенә Казан Мэриясенең персонал белән идарә итү системасын тәкъдим иттеләр

Кунакларда район администрацияләре төзелеше, кадрлар аудиты процедурасы, коррупциягә каршы эш һәм башкалар кызыксыну уятты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче декабрь, Алена Мирошниченко). Казан Мэриясенең персонал белән идарә итү системасын бүген шәһәр Башкарма комитетында Уфа делегациясенә тәкъдим иттеләр. Очрашуда Татарстан башкаласы Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Евгений Варакин, Кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы Гөлнара Мусина, Контроль һәм коррупциягә каршы эш идарәсе башлыгы Елена Тощева һәм Казан муниципаль берәмлеге башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча киңәшчесе Кыям Беляев кунакларга Татарстан башкаласының кадрлар өлкәсендәге тәҗрибәсе турында сөйләделәр һәм аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.

Башкорт делегациясе составына Уфа шәһәр округы администрациясе башлыгы урынбасары Рөстәм Газизов, Кадрлар белән тәэмин итү һәм муниципаль хезмәт идарәсе башлыгы Айгөл Сабирова, Гражданлык җәмгыяте институтлары белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Артур Гафаров, шәһәр районнары администрацияләре башлыклары урынбасарлары һәм башкалар керде.

Яклар хезмәт законнарын үтәүне контрольдә тотуны оештыру, район администрацияләрен үстерү һәм оештыру, хезмәтләрне цифрлаштыру буенча эш турында фикер алыштылар.

Делегатларны эшкә урнашу мәсьәләләре, корпоратив укыту, кадрлар резервын формалаштыру, персоналны ротацияләү, шулай ук вазифага кандидатларны билгеләү процедурасы да кызыксындырды. Гөлнара Мусина кунакларга эшкә урнашыр алдыннан Казан Башкарма комитетының һәр хезмәткәре уза торган кадрлар аудиты турында сөйләде. Уфа кунаклары Татарстан башкаласы тәҗрибәсен үзләре өчен файдалы дип таптылар.

Евгений Варакин шулай ук делегатлар игътибарын күптән түгел Башкарма комитетта җитәкче вазифаларга сайлап алганда уңышлы кулланыла башлаган тәҗрибәгә юнәлтте. Мисал итеп ул Казанның баш архитекторы, Физик культура һәм спорт комитеты рәисе, «Иске шәһәр» территориясе префекты вазифаларына сайлап алуларны китерде. Ул билгеләп үткәнчә, сайлап алуда катнашучылар кадрлар резервына керде, ә соңрак аларның күбесе яңа вазифаларга билгеләнде.

Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе делегатларга Татарстан башкаласында тәртип саклау буенча җәмәгать пунктларын гамәлгә кертү турында сөйләде. Р.Газизов билгеләп үткәнчә, Уфада да охшаш структура – иҗтимагый куркынычсызлык үзәге бар. «Әмма аның функционалы шактый таррак: хезмәткәрләр митингларда һәм пикетларда, гавами һәм массакүләм чараларда җәмәгать тәртибен саклауда катнаша. Алар һәрвакыт Эчке эшләр министрлыгын көчәйтү юнәлешендә эшлиләр һәм, Казан хезмәттәшләреннән аермалы буларак, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән эшләүгә җәлеп ителмәгән», – дип билгеләп үтте Уфаның шәһәр округы администрациясе башлыгы урынбасары һәм әлеге прогрессив тәҗрибәне куллану белән кызыксынуын белдерде.

Кыям Беляев кунакларны коррупциягә каршы быел башланган яңа программаның үзенчәлекләре белән таныштырды. Спикер мәнфәгатьләр конфликтын контрольдә тоту, претензия-дәгъва эшләре буенча суд эшләрен һәм административ хокук бозуларны исәпкә алу буенча яңа цифрлы системалар кертү турында сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, кичә күрше регионнан килгән кунаклар Казанның Киров һәм Мәскәү районнарының яңартылган объектларын карадылар – «Батыр» дзюдо үзәгендә һәм «Мәскәү» мәдәни үзәгендә булдылар, анда социаль объектларны реновацияләү концепциясе белән таныштылар, шулай ук Урицкий исемендәге паркта булдылар. Очрашуда катнашучылар Декабристлар ур., 100, Гагарин ур., 105, Чкалов ур., 4 адреслары буенча урнашкан ишегалларны яңарту, Юдино бистәсе территориясен үстерү, арт-объектлар булдыру һәм тулаем алганда уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча гамәлгә ашырылган проектлар турында фикер алыштылар.

Барлык яңалыклар