В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чара 25-26 нчы апрельдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узачак
Фото: Денис Гордийко
«Без шулай ук халыкара компонентны үстерергә омтылабыз. Һәм быел, әлбәттә, асимметрия БРИКС илләренә булачак», – дип китерә аның сүзләрен ТАСС.
Форум программасы өч блокка бүленгән: конгресс, күргәзмә һәм коммуникация. Беренчесе РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков һәм ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашындагы пленар утырыштан тора.
Экспозициядә стартаплар да, инновацион инфраструктура вәкилләре дә – югары уку йортлары, технопарклар, индустриаль парклар, махсус икътисади зоналар һәм ИТ-парклар катнашачак. Шул рәвешле үз проектларын стендларда бөтен илдән 50 яңа гына эшли башлаган компания тәкъдим итәчәк.
Россия венчур форумы Казанда 2005 елдан бирле үткәрелә. Бу вакыт эчендә эшлекле программада һәм экспозициядә 2,4 меңнән артык компания һәм 700 стартап катнашты. Быел әлеге вакыйга беренче тапкыр ике көн булачак, шуңа күрә чаралар саны да ике тапкыр артачак.