В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Лилия Бакулина сүзләренчә, бу карар яңа фәнни тикшеренүләр өчен стимул булачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче август). Казан федераль университетының юридик факультеты деканы, Казан шәһәр Думасы депутаты Лилия Бакулинага Россия фәннәр академиясе профессоры исеме бирелде.
«Һичшиксез, бу мине яңа фәнни тикшеренүләргә этәрәчәк, Казан университеты хокукы теоретикларының данлы традицияләрен дәвам итәргә ярдәм итәчәк, һәм, әлбәттә, бу Казан хокук мәктәбе үсеше өчен мөһим», – дип КФУның матбугат хезмәте Л.Бакулина сүзләрен китерә.
Конкурста катнашучыларга үзләренең фәнни хезмәтләренең төп нигезләмәләрен тәкъдим итәргә кирәк булган. Исем бирү турындагы карарны Россия фәннәр академиясенең Иҗтимагый фәннәр бүлеге җыелышында кабул иткәннәр.
Лилия Бакулина бөтен гомерен КФУның юридик факультетына багышлаган, аспиранттан деканга кадәр юл үткән. Татарстан Республикасының атказанган юристы, «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале белән бүләкләнгән.