Алар бушлай мәдәният учреждениеләренә, экскурсияләргә, мунчага бардылар
Казанда өлкәннәр ункөнлегендә уздырылган акцияләр һәм чаралар 37 меңнән артык пенсионерны колачлаган. «Алтын» яшьтәгеләр өчен мәдәният учреждениеләренә һәм мунчаларга бушлай бару, фатирларны җыештыру, мәктәп укучылары килү, экскурсияләр һәм ярышлар оештырылды.
Мәдәни программада өлкән буыннан 8,8 меңнән артык вәкил катнашты. Алар өчен көзге бал, кино күрсәтү, мастер-класслар, сәнгать осталары һәм иҗат коллективлары концертлары һәм башкалар үткәрелде.
«Игелекле Казан» АКбО Татарстан шәһәрләре буйлап алты экскурсия оештырды. 100 гә якын кеше Алабугада, Болгарда, Тәтештә һәм Биләрдә булып киткән инде. Экскурсиягә барлыгы 500 кеше язылды, сәфәрләр октябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Хәзер язылу мөмкинлеге юк, дип хәбәр иттеләр социаль сәясәт идарәсендә.
«Фатирны тәртипкә китерү» акциясендә 183 пенсионер катнашты – аларга йортны җыештырырга һәм кышка әзерләргә булыштылар. «Социаль базны тутыр» инициативасы белән 150 ләп казанлыга яшелчә һәм җиләк-җимеш сатып алып, китереп биргәннәр. Тагын 2 мең диярлек пенсионер бушлай мунчага кергәннәр. Хезмәтләрне «Комбытсервис» АҖ күрсәтте.
Казан мәктәпләре «Ветеран янәшә яши» Бөтенроссия акциясенә кушылды: 3 меңгә якын бала котлау хатлары ясады һәм Казанның өлкән яшьтәге кешеләренең хәлен белергә барды. Тагын 3,5 мең кеше «Яхшы очрашулар» акциясендә катнашты, аның кысаларында пенсионерлар өчен тематик чаралар һәм концертлар, фестивальләр, һөнәрчелек ярминкәләре оештырылды.
Физик культура һәм спорт комитеты берничә чара үткәрде. Шахмат буенча блицтурнирда 30 өлкән яшьтәге казанлы катнашты. Шулкадәр үк кеше 60-70 яшь һәм аннан өлкәнрәк спортчылар өчен булган бильярд буенча шәһәр ярышларына да кушылды. Моннан тыш, ветераннар командалары «55 яшьтән өлкәнрәкләр өчен» ярышында 7х7 ле мини-футбол уйнады. Өлкәннәр арасында йөзү буенча «Тән һәм җан яшь булсын өчен» турниры ике дисциплинада узды: 25 метрга индивидуаль йөзү (ир-атлар һәм хатын-кызлар) һәм катнаш эстафета. Ярышларда барлыгы 50 кеше катнашты.
«Спортлы озын гомер» төньяк йөреш фестивалендә 50 өлкән кеше катнашты. Ярышлар өч яшь категориясендә узды: 55-65 яшь, 66-75 яшь һәм 75 яшьтән өлкәнрәкләр. «Яшәү яме» катнашучылары Урицкий исемендәге паркның кисешкән урыны буйлап 3 чакрым араны узды.
Район спорт ярышларында «алтын яшьтәге» 376 кеше көчләрен сынады. Ә мәктәп укучылары, аларның әби-бабайлары өчен ярышлар оештырылган «Яшәү – шәп» акциясендә 2 мең кеше катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Халыкара өлкәннәр көненә шулай ук вакансияләр мини ярминкәләре багышланган иде. Аларга 300 кеше килгән, шуларның 170 тән артыгы эшкә урнашу белән кызыксынган.