В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Өлкәннәр өчен бәйрәм Горький паркында 23 нче августта узачак
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче август). Татарстан башкаласында 23 нче августта «Казан яшәү яме көне» билгеләп үтеләчәк, бәйрәм өлкәннәр өчен квест форматында үткәреләчәк. Шәһәрлеләр гаилә рецептлары белән алмаша, сәламәтлек турында лекцияләр тыңлый, кызыксынулар буенча клуб мәйданчыкларына бара, дәресләргә языла һәм матурлык конкурсында катнашучылар өчен җан ата алачак.
Бәйрәм 10:00 сәгатьтә Горький паркында башлана. Кунакларны уңайлы welcome-зона каршы алачак, ә үзәк аллеяда ял итү учреждениеләре презентациясе узачак. Урында үзеңә ошаган шөгыль сайларга һәм 13 юнәлешнең берсе буенча теләсә кайсы мәдәни үзәккә, китапханәгә яки паркка беренче килүгә язылырга мөмкин булачак.
Декоратив-кулланма сәнгать мәйданчыгында рәсем сәнгате, атлас тасмалар белән чигү, курчаклар һәм бизәнү әйберләре ясау буенча мастер-класслар узачак.
Активлык зонасында «Яшәү яме» проекты катнашучылары аэробика һәм гимнастика белән профессиональ тренерлар белән шөгыльләнә алачак, алар җиңел кардио-йөкләнеш булсын өчен дөрес техника турында сөйләячәк. Шулай ук бал биюләре буенча мастер-класслар планлаштырылган: вальс, бачата һәм башкалар.
Интеллектуаль ял зонасында гроссмейстер Артем Тимофеев катнашында шахмат буенча ярышлар узачак. Китап сөючеләр өчен актуаль әдәбиятка күзәтү белән җәйге уку залы, шулай ук буккроссинг (ред.иск. – китаплар алмашу) оештырылачак. Барлык теләүчеләр дә алмашу өчен өй китапханәсеннән китаплар алып килә ала.
Мобиль җайланмалардан файдалану кагыйдәләре һәм үзләрен цифрлы мошенниклыктан ничек саклап калу турында өлкән яшьтәге казанлыларга белем бирү мәйданчыгында сөйләячәкләр. Шулай ук көн дәвамында табиблар сәламәт яшәү рәвеше турында лекцияләр белән чыгыш ясаячак: «Мин озак яшәргә телим!», «Яман шеш авыруларын профилактикалау», «Инсульт билгеләрен ничек белергә», «Гериатр кем ул һәм ни өчен аңа барырга кирәк», «Шикәр диабеты белән тормыш тукталмый». Ә «Ышаныч» психологик ярдәм үзәге белгечләре «Тыңлыйбыз» проекты кысаларында психолог белән очрашу оештыра.
Шәһәр мәшгульлек һәм социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре тарафыннан эшкә урнаштыру һәм социаль тәэмин итү буенча консультацияләр оештырылачак.
Тәҗрибәле бакчачы өлкәннәр мул уңыш серләре белән уртаклашачак. Мәйданчыкта чәчәкләр һәм башка үсемлекләр утырту, кышка яшелчә әзерләү буенча мастер-класс узачак, һәркем үз гаилә рецепты белән уртаклаша алачак.
Горький паркында тормыш сөючеләрнең вокаль һәм хореографик коллективларының отчет концерты, шулай ук «алтын яшь» модельләре катнашында «Алтынбикә» матурлык һәм талант конкурсы узачак. Шулай ук рәсем сәнгате буенча мастер-класс оештырылачак һәм балалар зонасы эшләячәк – дәресләр әбиләр-бабайлар өчен дә, аларның оныклары өчен дә табылачак.
Парк кунаклары городки, өстәл теннисы, дартс, шахмат кебек ярышларда үзләренең физик формаларын күрсәтә алачак. Актив уеннар, ярышлар һәм мастер-класслардан соң ял итү зонасында теләгән һәркем самавырдан чәй эчә алачак.
Квест нәтиҗәләре буенча «Актив озын гомер уеннары»ның барлык катнашучыларына «Яшәү яме» проекты символикасы төшерелгән истәлекле бүләкләр тапшырачаклар. Хәйрия ярдәме һәм проектка ярдәм кысаларында «Нәфис» компаниясе бәйрәмдә катнашучыларга 800 бүләк әзерләп тапшырды.