Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.10.2019, 17:05

Дарья Толовенкова: «Казансу - һәрберебез турындагы елга ул»

Шәһәр халкыннан «Казансуның үсеш стратегиясе» буенча 150-дән артык тәкъдим килде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче октябрь, Алена Мирошниченко). Казанда яшәүчеләрдән «Казансуның үсеш стратегиясе» буенча 150-дән артык тәкъдим килде, алар барысы да проект сайтында урнаштырылды. Шәһәрлеләр тарихи үзәннән һәм Зилант монастыреннән алып Зәңгәр күлләргә кадәр 3 мең гектардан артык мәйданда яр буе территориясен үстерү идеяләре турында фикер алышалар. Проектны эшләүчеләр күзаллавынча, биредә 12 яңа яр буе паркы барлыкка киләчәк.

«Казансуның үсеш стратегиясе»н 18-нче октябрьдә World Urban Parks Бөтендөнья конгрессында тәкъдим иттеләр. Казанның баш архитекторы урынбасары Дарья Толовенкова стратегияне эшләүчеләр командасының алынган фикерләрне бергә җыеп, гомуми трендлар формалаштыруы турында сөйләде. Шуннан соң архитекторлар шәһәр хакимияте каравына, ә аннары шәһәр халкына Казансу ярларының төп функциональ зоналарын гомуми күзаллауны тәкъдим итәчәкләр. «Төп бурыч - шәһәр халкының теләкләрен һәм экспертларның, шәһәр һәм республика хакимиятләренең тәкъдимнәрен бергә берләштерү. Шуннан соң гына һәр иҗтимагый киңлекнең проектларын булдыру эше башланачак. Без коллегалар белән фикер алышу платформасы даими нигездә, һәрхәлдә, яңа парклар эшли башлаганчы эшләр дип уйлыйбыз», – диде Дарья Толовенкова.

Проектның сайтында шәһәр халкы үз идеяләрен тәкъдим итә һәм башка кулланучылар калдырган фикерләр буенча аралаша ала. Моның өчен «Фикер белән уртаклашырга» бүлегенә керергә кирәк. Картада комментарийларны укырга, ошаган идеяне сайларга һәм үз фикереңне калдырырга була. Моннан тыш, үз фикереңне иллюстрацияләү өчен төрле типтагы билгеләр куярга була: Кызыллар - проект хәл итә ала торган елга һәм яр буе проблемалары турында сөйләү өчен, зәңгәр – сакларга яки торгызырга кирәк булган мөһим элементлар хакында белдерү өчен, сары – идеяләр һәм тәкъдимнәр белән уртаклашу өчен.

«Казансу - һәрберебез турындагы елга. Ул шәһәр, анда яшәүче күп кенә буыннар тарихын саклый. Әгәр дә без елганың яшәвен һәм экологик булып калуын телибез икән, без хәзер үк үз позициябезне билгеләргә һәм аның үсеше буенча үз теләкләребезне белдерергә тиеш», - дип ышанып әйтте Казанның баш архитекторы урынбасары.

«Казансуның үсеш стратегиясе» экокаркаска нигезләнгән иҗтимагый каркас концепциясе белән тыгыз бәйләнештә тора. «Без паркларны эзлекле рәвештә бердәм системага бәйләргә планлаштырабыз, аның нигезендә соңыннан төзүчеләргә киңәшләр бирәчәкбез. Шәһәр үсешнең стратегик күзаллавына ия булырга тиеш. Шулай итеп ул гармонияле рәвештә үсәчәк», - дип ышандырды Дарья Толовенкова.

Стратегия проекты Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча эшли башлады. Ул Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Казан Мэриясе каршындагы иҗади төркем, стратегик планлаштыру бүлеге һәм ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова җитәкчелегендәге Orchestra студиясе катнашында тормышка ашырыла.

Барлык яңалыклар