Казан шәһәр Думасы депутатлары шәһәр икътисадының мөһим сегментларының берсен үстерү перспективалары турында фикер алышты.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы гыйнвар, Алинә Бережная). Казан туризмы өлкәсе пандемия чорында аерым басым астында калды. Ике айдан артык үзизоляция туристлар агымының кискен кимүенә һәм тиешле товарларны гамәлгә ашыру һәм хезмәтләр күрсәтү темпларының төшүенә китерде. Килеп туган вәзгыятькә бәйле рәвештә Казанда эчке туризмны үстерү буенча программалар актив эшли. Казан шәһәре Думасының социаль-икътисади үсеш, эшмәкәрлек һәм муниципаль милек буенча Даими комиссиясе әгъзалары шәһәр икътисадының әлеге сегментын үстерү перспективалары турында фикер алыштылар. Күчмә утырыш Иске Татар бистәсендәге рестораннарның берсендә узды, анда Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова, Казан шәһәре думасы секретаре Альбина Рафикова, туристлык өлкәсе вәкилләре катнашты.
Казан башкарма комитетының туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова сөйләгәнчә, ресторан бизнесында пандемия чорында 2019 ел белән чагыштырганда 30% трафик кимүе күзәтелгән. Ә кунакханә фонды бөтенләй 8 объектка кимегән: аларның бер өлеше ябылган, ә икенчесе – апартаментлар арендасы дип үзгәртелгән. Шул ук вакытта туризм өлкәсендә эшләүчеләр саны 7%-ка арткан. Белгечләр бәяләвенчә, мондый күрсәткечләргә федераль һәм республика кече һәм урта бизнеска ярдәм чаралары ярдәмендә ирешелде.
Дарья Санникова Татарстан Россия Федерациясендә эчке туризмны стимуллаштыруның Федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру өчен төбәкләр исемлегенә керүен искәртте. Мәсәлән, туристлар сатып алынган турлар өчен 20%-ка кадәр күләмдә компенсация ала алганнар, әгәр турхезмәтләр өчен түләү «Мир» түләү системасы аша башкарылган булса. Кешбек суммасы 5-15 мең сум тәшкил иткән. Моннан тыш, июньдә «2+1» яки «2 бәясеннән 3 төн» программасы старт алды, ул вакытта кунакханәдә ике төн броньлаганда кунакка бүләккә өченчесе тәкъдим ителде.
Күрелгән чаралар шулай да туризм өлкәсен тулысынча җанландыра алмады. «Килеп туган вәзгыятьне исәпкә алып, без эчке туризмны үстерүгә күчтек. Безнең индустрияне торгызу планнарына Россия туристларына йөз тоту керә. Һәркемгә билгеле, туристлар популяр вакыйгалы чараларга бара, аларның күбесе узган ел гамәлдән чыгарылды», – дип билгеләде Дарья Санникова. Ул «Төнге велофест», Kazan Ethnic Fest милли костюмы фестивале, «Тәмле Казан» гастрономия фестивале, «КышДаКар-фест» кышкы фестивале кебек яратылып өлгергән чаралар белән беррәттән яңалары да узар дигән өметен белдерде.
Мәсәлән, августта «Блогер-фест һәм Тар-тар фест» үткәрү планлаштырыла. «Игътибарны җәлеп итү өчен зур таба урнаштыру планлаштырыла, анда ачылыш яки мастер-класс кысаларында кунаклар өчен дегустация белән балык ризыклары әзерләячәкләр», – дип сөйләде Дарья Санникова. Фестивальгә танылган блогерлар һәм кулинар сәнгать йолдызларын, шеф-поварларны чакырачаклар. Планда шулай ук – «Казанга гашыйк бул» видеороликлар бәйгесе үткәрү. Анда катнашу өчен туристлык потенциалына ия булган урыннар, вакыйгалар яки шәһәр объектлары турында видеоролик төшерергә кирәк булачак. «Барлык чаралар елның төрле вакытында уза, шуның белән без сезонлылык факторын туризмда тигезләргә тырышабыз һәм туристлык агымнарын җайга сала алабыз», – дип ассызыклады спикер.
Туристларны күбрәк җәлеп итү өчен, Казан буенча мобиль гид-кушымта эшләү варианты карала. «Кушымта туристның шәхси ярдәмчесе, «бер тәрәзә» форматындагы онлайн-сервис агрегаты буларак уйланыла. Мәйданчыкта безнең шәһәр, аның истәлекле урыннары, шулай ук кызыклы маршрутлар, төрле чаралар актив алга китәчәк», – дип сөйләде Д.Санникова. ТР туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов туристлар Татарстан гастрономиясе белән танышсын өчен, җәмәгать туклануы йортларын да кушымтага кертергә киңәш итте.
Дарья Санникова ассызыклаганча, иң мөһиме сыйфатлы туристик продукт булдыру эше генә түгел, ә Казанны туристлык юнәлеше буларак таныту. Казан электрон виза буенча РФ дәүләт чиге аша үткәрү пункты булды. Илдә шулай ук Мәскәү, Екатеринбург, Новосибирск, Красноярск, Түбән Новгород, Самара, Волгоград, Белгород, Краснодар, Ростов-на-Дону чыгу пунктлары булып тора. Шулай ук Казанның Лондонда, Франциядә туристик күргәзмәләрдә катнашуы планлаштырыла. Дарья Санникова фикеренчә, шәһәрнең танылуы шулай арта.
Депутатлар яңгыраган проектларны хуплады, бүгенге шартларда нәкъ менә эчке туризмны үстерү бик мөһим, дип билгеләп үтте. «Безгә туристлар санын быел 2 млн 200 кешегә кадәр булса да җиткерергә кирәк, барлык көчебезне куярга кирәк, без бу күрсәткечләргә омтылырга тиеш», – дип белдерде Рамил Мифтахов. Әңгәмәне дәвам итеп, депутат Евгений Сеньковский Казанда су туризмын үстерүгә күбрәк игътибар бирергә тәкъдим итте. Мисал итеп ул Самараны атады, анда әлеге ял төре актив үсә, ә шуның белән бергә кунаклар саны да арта. Дарья Санникова аның белән килеште һәм моның өчен зур финанслау таләп ителүен ассызыклады.
Депутат Илдар Низаметдинов, үз чиратында, туристик компанияләр вәкилләре һәм аларның клиентлары арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре турында сөйләде. «Кунакларның төп шикаятьләре арасында – милли кухня белән иҗтимагый туклану оешмалары саны җитәрлек түгел, кунакханә хезмәткәрләре тарафыннан чит телне начар белү, шулай ук вакыйгалы чараларның җитәрлек булмавы», – дип билгеләде ул.
Евгения Лодвигова эре халыкара чаралар – Универсиада, су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты, футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан кунакчыллык өлкәсе хезмәткәрләре белән укыту үткәрергә тәкъдим итте. «Туристлар вакыйгалы чараларга бара. Безгә Казанга килгән кунак яңадан әйләнеп кайтсын өчен берәр нәрсә уйлап табарга кирәк. Эчке туризм быел булачак, һәм без моны Яңа ел буенча аңладык», – дип йомгаклады ул.