Казанда илкүләм проект буенча Таҗи Гыйззәт урамыннан алып Вахитов мәйданына кадәр тарихи үзәк территориясен төзекләндерәчәкләр
Фото: Денис Гордийко
Хәзерге вакытта туристлар Иске Татар бистәсендә 20-30 минут чамасы вакыт үткәрәләр, ә Казан Кремлендә барлык истәлекле урыннарны карау якынча сәгать ярым вакыт ала, дип хәбәр итте ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова.
«Бүгенге көндә территориянең потенциалы тулы куәтенә кулланылмый. Ул үзенең якты колориты һәм чаралары белән бердәм җәмәгать киңлеге буларак каралмый, чөнки нокталар бер-берсе янында урнашкан», – дип аңлатты спикер.
Хәлне яңа туристлык маршрутлары һәм вакыйгалар чаралары, сәнгатьчә бизәү ярдәмендә үзгәртергә планлаштыралар. Иске Татар бистәсенең проектлана торган территориясе 100 гектар тирәсе тәшкил итә. Киңлек үз дизайны белән өч шартлы өлешкә бүленә: сәнәгать, мәдәни-эшлекле зона һәм Болак арты территориясе.
Казанның тарихи үзәгенең туристлык кодын булдыру буенча эшләр 2023 елда ук башланды. Бүгенге көндә Иске Татар бистәсендә 11 объектта архитектура яктыртулары, кечкенә архитектура формалары (эскәмияләр, урналар, өстәлләр һәм урындыклар), бәдрәф модуле урнаштырылган, яктырту баганалары алыштырылган. Зәйни Солтан скверында концертлар һәм башка чаралар үткәрү өчен сәхнә төзелгән.
Иске Татар бистәсендә Шәһәрне үстерү институты белән берлектә туристлык навигациясе элементлары яңартылган.
«Проект концепциясе нигезендә хатын-кызларның хаситә күкрәк бизәлеше стилистикасы ята. Логотипта кыйммәтле бизәнү әйберләре урынында Иске Татар бистәсе һәм Болак арты территориясенең социаль, икътисади һәм мәдәни үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән урыннар һәм шәхесләр сурәтләнгән», – дип сөйләде Дарья Санникова. Мәсәлән, дизайнда Әл-Мәрҗани мәчете, Печән базары, Петцольд сыра заводы биналары комплексы һ.б. бар.
Иске Татар бистәсендә хәзер «Шатлык» композициясе зур урын алып тора, аның авторы – Татарстан Республикасының атказанган эшлеклесе Илнур Сираҗиев. Дивар панносында милли костюмнарда ир-ат һәм хатын-кыз, кояш, ай һәм хаситә сурәтләнгән. Архитектура яктыртуы белән җиһазландырылган арт-объект Татарстан урамындагы 7 нче йорт фасадында урнашкан.
Дарья Санникова шулай ук элек Бауман урамында урнашкан Татар ашлары йорты язмышы турында сөйләде. Бу урында күптән түгел яңа күңел ачу үзәге ачылды. Туризмны үстерү комитеты учреждение җитәкчелегенә бинада милли татар аш-суының уникаль рецептлары китапханәсен төзүче Юныс Әхмәтҗанов белән бәйле урын булдыру белән мөрәҗәгать иткән.
«Бер яктан, яңа үзәкләр һәм күңел ачу объектлары барлыкка килүе бик яхшы. Икенче яктан, тарихны да сакларга кирәк. Кызганычка, әлегә комплекс нинди бар, шул формада яшәвен дәвам итәчәк. Ягъни, Юныс Әхмәтҗановка багышланган почмаксыз», – дип уртаклашты Дарья Санникова. Әмма, аның сүзләренчә, Казан үзәгендә барыбер күренекле аш-су остасы исеме һәм татар гастрономиясе белән бәйле урын барлыкка киләчәк.
Камилә Вилданова