Узган атнада ТР башкаласында 367 сабый туган
Фото: Марат Мөгыйнов
Шәһәрлеләр үз балаларына Марк, Даниил, Мирон, Әмир, Раяз, Марсель, Радель, Макар, Раян, Ева, София, Эмилия, Амелия, Ясминә, Рамина исемнәрен аеруча яратып кушканнар.
Юрий, Кузьма, Дарий, Бәхтияр, Ренас, Сәйдәш, Алан, Георгия, Амелина, Дамила, Әсманур, Афина, Серафима, Анарина, Аливия кебек сирәк исемнәр дә кушылган, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә.