Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.03.2022, 09:52

Дания Сабирова, «Казанькомпрессормаш»: «Үсмер чакта ук кран машинисты булырга карар кылдым, биектә булу – миңа табигатьтән салынган»

40 ел стажлы кран машинисты 22 метрлы биеклектә эшләү, 50 тонналы машиналарны күтәрү һәм завод хезмәткәрләренең гаилә династияләре турында сөйләде.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче март, Дмитрий Никитин). Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Казан Мэры Илсур Метшин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. «Минем язмышым – минем һөнәрем» номинациясендә җиңүчеләрнең берсе кран машинисты Дания Сабирова булды. Ул 40 ел «Казанкомпрессормаш» акционерлык җәмгыятендә эшли һәм 50 тоннага кадәр йөк күтәрүчәнлеге булган күпер краннары белән идарә итә. Көн саен компрессор җайланмаларын, агрегатларын һәм төрле технологик җиһазларны күтәрү, төшерү һәм күчерү буенча катлаулы эш башкара. Ул KZN.RU порталына һөнәренең үзенчәлекләре турында сөйләде.

Завод – бердәм организм, һәм аның эше бер генә минутка да туктарга тиеш түгел

Дания Гомәр кызы тумышы белән Югары Ослан районының Йолдыз авылыннан. Анда кран машинисты булу теләге үсмер вакытында ук барлыкка килә. «Ул вакытта кинотеатрда «Высота» дигән нәфис фильм күрсәтелде, шуннан соң мин кран машинисты булырга телим дигән карарга килдем, биектә булу – миңа табигатьтән салынган», – дип искә төшерде ул.

«1982 елда абый мине заводка алып килде. Ул вакытта мине 36 нчы участокка гади эшче итеп урнаштырды. Ләкин көчле шау-шу аркасында мин башка цехка күчәргә булдым».

Ул елларда Компрессор заводы территориясендә 9 нчы номерлы һөнәри-техник училище (хәзерге Казан политехника көллияте) була, анда Дания Сабированы кран машинистына укырга җибәрәләр. Нәкъ менә шушы уку йортында аның һөнәренә юл башы ачыла.

Шулай итеп ул уку белән беррәттән заводта да эшли. «Баштагы мәлдә нәрсәдер килеп чыкты, нәрсәдер юк. Завод – бердәм организм, һәм аның эше төгәл булырга һәм бер генә минутка да туктарга тиеш түгел. Теләсә нинди тоткарлык тулы бер цехны туктата ала иде, ә бу дистәләгән кеше», – дип сөйли ул.

Кранның һәр хәрәкәте ювелир төгәллек таләп итә

Завод краны белән идарә Дания Гомәр кызыннан игътибар һәм осталык таләп итә. Җитештерелгән компрессорны (яки аны завод хезмәткәрләре машина дип атыйлар) урыннан урынга күчереп кенә калмыйча, бөтенлегенә зыян китермичә, аны махсус платформага яки стендка да куярга кирәк. Барлык терәкләр дә ювелир төгәллек белән үз урыннарына басарга тиеш. Шул ук вакытта дистәләрчә тонна авырлыктагы компрессор атынырга тиеш түгел, чөнки бу янәшәсендәге цех хезмәткәрләренә, шулай ук машинаның үзенә куркыныч тудыра ала.

«Минем башнялы төзелеш кранында эшләүче дус кызым бар. Бервакыт миңа рычаглар артына утырырга һәм мәйданчыкка төзелеш йөген күтәрергә рөхсәт иттеләр. Аны атындырмыйча урынга күчергәч, ул башнялы кранның миңа туры килмәвен һәм завод күпер кранында эшләвемне дәвам итү яхшырак булуын, югыйсә машинистларның барысы да эшсез калачагын әйтте», – дип елмаеп искә төшерде Дания Сабирова.

Үз эшенең остасы буларак формалашуында аерым рольне остазы уйный. «Аны «тетя Галя» дип йөртә идем. Ул миңа бик сирәкләр генә минем кебек эшли ала дип әйтте. Шуңа күрә беренче вакытта, кыенлыкларга карамастан, мин, барысы да килеп чыгачагын белеп, эшләүне дәвам иттем, моның өчен тәҗрибә кирәк бит».

Дания Гомәровна үзенең һөнәри осталыгын еллар дәвамында күтәрергә тиешле һәр компрессорның техник эшен, үзенчәлекләрен өйрәнеп шомарта. «Безгә сынауларга һәрвакыт яңа машиналар китерәләр, һәм без аларның үзенчәлекләрен өйрәнәбез, чөнки аларның һәркайсы уникаль».

Хәзер Дания Гомәр кызы – алтынчы разрядлы белгеч. 40 ел эшләү дәверендә ул дистәләгән кешенең остазы булган. Көн саен яшь мастерлар киңәш сорап тәҗрибәле коллегаларына мөрәҗәгать итәләр. «Заводка бик күп яшьләр килә. Мин эш процессына ияләшүнең һәм кереп китүнең никадәр авыр булуын искә төшерәм, шуңа күрә яшьләргә ярдәм итәргә, аларны дөрес итеп юнәлтергә тырышам. Кайчан да булса аларга да яшь буынны өйрәтер вакыт җитәчәк», – дип өстәде ул.

Сынау станциясендә 7 күпер краны урнашкан: алтысы цехта һәм берсе урам эстакадасында. Дания Гомәр кызы кирәк булган очракта аларның теләсә кайсына утырырга һәм куелган бурычны төгәл үтәргә мөмкин.

«Мин кран машинистын хатын-кызлар һөнәре дип уйлыйм. Эш бертөрле, четерекле һәм югары башкаруны таләп итә. Дания Гомәр кызы һәрвакыт эшкә җаваплы карый», – дип билгеләп үтте «Казанкомпрессормаш» акционерлык җәмгыятенең профсоюз комитеты рәисе Вадим Борисов.

Заводта белгечләрнең тулы бер гаилә династиясе эшли

«Бу катлаулы, әмма балачакта әни мине теләсә нинди эшкә җаваплы карарга һәм барысын да ахырына кадәр җиткерергә өйрәтте», – диде Дания Гомәр кызы. Завод белән аның гаиләсенең бер генә буыны бәйләнмәгән. Үз вакытында Дания Сабирова заводка элек 22 нче авиация заводында эшләгән киленен эшкә урнаштыра. Институтны тәмамлагач, заводка героебызның кызы килә, ул биредә булачак ире белән таныша. Шулай ук заводта Дания Гомәровнаның бертуганының кызы эшли, ә күптән түгел университетны тәмамлаганнан соң бертуганының улы да урнашкан. «Минем өчен завод – тотрыклылык», – дип ассызыклады Дания Сабирова.

Әмма куркыныч хәлләр белән дә очрашырга туры килде. Дания Гомәр кызы бер вакыйганы искә төшерде. 1986 елның кышы, эш көненең уртасында күпер краны ватылды. Завод хезмәткәрләре автокран чакырткан арада, Дания Гомәр кызы 22 метрлы биеклектә 3,5 сәгать тирәсе вакыт үткәрә. «Ул чагында мин бик нык туңдым, бөтен цех белән чәй эчерттеләр», – дип сөйләде ул.

Дания Сабирова билгеләгәнчә, предприятиедә куркынычсызлык өчен борчылырга кирәкми. «Хәзер хезмәт шартлары бик яхшы. Элек каскадан башка берни дә юк иде диярлек. Тавыштан чукракланмас өчен, без гади беруши куллана идек, ә хәзер бездә махсус наушниклар да бар», – дип өстәде ул.

Еллар узу белән шау-шуга гына түгел, өч сменалы эш графигына да күнегәсең. Беренче смена 7:00 дә башлана һәм 16:00 гә кадәр дәвам итә, икенчесе – 16:00 дән төн уртасына кадәр, ә өченчесе – 0:00 дән 7:00 гә кадәр. Цехларда җитештерү бер генә секундка да тукталмый. «Өйгә кайтмыйча рәттән 72 сәгать эшләгән көннәребез дә булды, хәтеремдә. Безне берәү дә мәҗбүриләмәде, әмма без кран эшен туктатса, җитештерү туктаячагын һәм моннан дистәләрчә кеше зыян күрәчәген аңлый идек. Ул көннәрдә бик кызык очрак булды. Цех эшчеләренең берсе өйләнергә тиеш иде, ләкин нәкъ менә туй көнендә компрессорларның берсен эшләтеп җибәрә алмадылар, һәм цех җитәкчелегенә аны эшкә чакырырга туры килде. Ул бәйрәм костюмыннан килде һәм машинаны җайлап кына карый башлады. Бу вакытта май ага башлаган һәм кияүнең киеме бик нык пычранган булып чыкты. Ул ватыкны төзәтте, киемнәрен чистага алмаштырып, яңадан туйга китте», – дип сөйләде Дания Гомәр кызы.

Соңгы елларда Дания Сабирова еш кына лаеклы пенсиягә чыгу турында уйлана, әмма үз тормышын заводтан башка күз алдына китерми. «Минем өчен эш – машиналар һәм краннар гына түгел. Барыннан да элек – бу безнең предприятиене берләштерүче кешеләр».

Барлык яңалыклар