«Ак Барс»ның элеккеге капитаны следж-хоккейчы Дияр Фәйзуллинны күнегүләргә алып барды
Фото: «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды
(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче сентябрь). «Социаль такси» видеопроектының яңа чыгарылышының герое «Ак Барс» хоккей клубының элеккеге капитаны Данис Зарипов булды. Ул 18 яшьлек следж-хоккейчы Дияр Фәйзуллинны күнегүләргә алып барды, анда импровизацияләнгән автограф-сессиядә катнашты.
Юлда Данис Зарипов аның турында фильмны кайчан күрергә мөмкин булачагын, ни өчен милли хоккей лигасында уйнамаганын сөйләде, шулай ук алып баручының сорауларына җавап бирде. Чыгарылышны сылтама буенча карарга мөмкин.
«Социаль такси» медиапроекты «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла. Анда танылган кешеләр катнаша – алар аз хәрәкәтләнүче пассажирларны йөртү өчен махсус автомобиль руле артына утыралар һәм алып баручының сорауларына әзерлексез җавап бирәләр. Проектның төп максаты – хәйрия кыйммәтләрен пропагандалау һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү.
Исегезгә төшерәбез, 9 нчы августта «Татнефть Арена»да өч тапкыр дөнья чемпионы һәм биш тапкыр Гагарин Кубогы иясе Данис Зариповның хушлашу матчы узды. Бозга Казан Мэры Илсур Метшин һәм дөнья хоккее йолдызлары – Александр Овечкин, Павел Дацюк, Алексей Морозов, Илья Ковальчук һәм башкалар чыкты. Матч 12:9 исәбе белән тәмамланды.