Казан гимнасты Даниел Маринов БРИКС Уеннарында параллель борысларда күрсәтелгән күнегүләрдә беренче урынны яулады. Гимнастик снарядта «Үзәк» ФСБ тәрбияләнүчесе 15,033 балл җыйды.
Гимнастика үзәгендә бүген шулай ук таяну сикереше буенча һәм аркылы борысларда күнегүләрдә ярышлар узды. Спортчы ике төрдә көмеш медаль яулады, шул рәвешле 14,650 һәм 13,866 балл җыйды. Моннан алдан Даниел Маринов боҗраларда күнегүләрдә бронза яулады.
БРИКС Уеннарының спорт гимнастикасы буенча ярышлар 13 нче июньдә старт алды. Бу көнне Казан гимнасты 84,700 балл җыеп, күптөрле дисциплиналы ярышта беренче урынны
яулады.
Исегезгә төшерәбез, БРИКС Уеннарында 5 меңнән артык кеше катнашачак. Ярышлар 27 спорт төре буенча узачак: дзюдо, спорт көрәше, бокс, суга сикерү, синхрон йөзү һәм башкалар. Уеннарда катнашучылар арасында 387 медаль җыелмасы уйнатылачак. Турнир 23 нче июньдә тәмамланачак.
БРИКС Уеннары өчен Татарстан Республикасы башкаласында 16 спорт объекты әзерләгәннәр һәм 2 мең кешедән торган волонтерлык төркеме оештырганнар. Россияне меңнән артык атлет тәкъдим итәчәк, шул исәптән 29 Казан спортчысы.