В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Первая» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче егет 100 спортчы арасында иң яхшысы дип танылды
Федераль «Сириус» территориясендә спорт гимнастикасы буенча уза торган төп илкүләм чарада «Первая» спорт мәктәбе укучысы Даниел Маринов күп төр ярышларда җиңү яулады.
«Сириус-Арена»да илебезнең төрле төбәкләреннән иң көчле 100 дән артык спортчы чыгыш ясый.
Турнир 4 октябрьгә кадәр дәвам итә, гимнастика осталары команда ярышларында, күп төр ярышларда һәм аерым төрләр буенча 14 комплект медаль өчен көч сынаша.
Ярыш нәтиҗәләре буенча баш тренерлар штабы спорт гимнастикасы буенча булачак дөнья чемпионатында катнашу өчен кандидатлар сайлап алачак.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Даниел Маринов шулай ук спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатында күп төр ярышларда җиңү яулаган иде.