Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.05.2021, 17:08

Дамир Фәттахов: Татарстанның шәһәр яны лагерьларында балаларның комплекслы иминлеге тәэмин ителәчәк

Җәйге каникул вакытында 1,6 мең оешмада 183,6 мең бала ял итәчәк.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче май, Алинә Бережная). Татарстанда балалар ялын оештырганда комплекслы иминлек тәэмин ителәчәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, җәйге каникул вакытында 1600 оешмада 183 мең 604 бала ял итәчәк. Шул ук вакытта 62% яки 114,5 мең бала шәһәр читендәге сәламәтләндерү оешмаларында ял итәчәк.

Бу сезонда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының санитар-эпидемиологиягә каршы комиссиясе карары буенча Татарстаннан балаларның Краснодар крае һәм Кырым Республикасының сәламәтләндерү лагерьларына оешкан төстә чыгулары рөхсәт ителде. Биш Кара диңгез лагеренда 3,2 мең Татарстан баласы ял итә алачак, алар өчен махсус «балалар» тимер юл составлары һәм чартер авиарейслары оештырылачак.

«Безнең төркемнәр өчен аерым медосмотр җыю һәм уздыру урыннары оештырылачак, составны утыртканда һәм озатканда «яшел коридор», балаларны лагерьга тиз арада кертү һәм чыгару тәэмин ителәчәк», – дип сөйләде Дамир Фәттахов.

Балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү турында сөйләгәндә, Д.Фәттахов савыктыру кампаниясе вакытында барлык бюджет лагерьлары шәхси саклау предприятиеләре тарафыннан саклана, барлык объектлар да янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә беренчел тикшерү узачак, дип хәбәр итте. «Җәйге кампания дәвамында балаларның ялы иминлеге һәм сыйфатына тәүлек буе контроль тәэмин ителәчәк», – дип ассызыклады Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры.

Алдагы еллардагы кебек үк, республикада да профильле сменалар узачак: гражданлык-патриотик, физик культура-спорт, туристлык-туган якны өйрәнү, интеллектуаль, лингвистик, милли-мәдәни, иҗади, IT-сменалар.

Ата-аналарга уңайлы булсын өчен, республикада җәйге сәламәтләндерү кампаниясен уздыру мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли. +7(843)207-28-73 телефон номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

«Социаль челтәрләрдә лагерьлар эшчәнлеген яктыртуга зур игътибар бирелә, бу ата-аналар һәм ял оештыручылар арасында араны кыскартырга гына түгел, кайбер проблемаларны һәм мәсьәләләрне оператив хәл итәргә дә мөмкинлек бирә», – дип билгеләп үтте ТР яшьләр эшләре министры.

Исегезгә төшерәбез, җәйге чорда 28 мең 885 Казан баласы ял итәчәк, шуларның 13 меңнән артыгы шәһәр яны лагерьларында ял итәчәк. Быел җәй Казан балалары өчен 21 шәһәр яны лагере эшләячәк: бу 12 муниципаль һәм 9 предприятие һәм оешма лагере, шулай ук 152 мәктәп яны лагере. Быел Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте балалар ялын оештыруга төзәтмәләр кертте.

Барлык яңалыклар