В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләр барлыгы 277 исем тәкъдим иткән.
Фото: Казан зооботаника бакчасы матбугат хезмәте
Шәһәрлеләр барлыгы 277 исем вариантын тәкъдим итте, дип хәбәр иттеләр Казан зооботаника бакчасының матбугат хезмәтендә. «Тихон исеменә килеп җиткәч, мәче белән беренче танышу мизгелләре искә төште. Без аның янына вольерга кергәч, курыкты һәм контактка кермәде, чыйнады, үзенә якын җибәрмәде, шуңа күрә без аны һәрчак тынычландырырга тырышып: «Төч, төч...» – дигән идек, бу көндәлек ритуалга әверелде. Шуңа күрә Тихон исеме барлык параметрлар буенча да искиткеч туры килде», – дип сөйләде «Ерткычлар» бүлеге мөдире Светлана Курбашкина.
Казанның Тихон исемен тәкъдим иткән ике хатын-кызга зооботаника бакчасыннан сувенир тапшырылган.
Исегезгә төшерәбез, яңа җәнлек зооботаника бакчасының тарихи территориясендә бу елның маенда барлыкка килде – аны Новосибирск зоопаркыннан алып кайттылар.
Ерак Көнчыгыш урман мәчесе (Prionailurus bengalensis euptilurus) төнге яшәү рәвеше алып бара. Хайванның гәүдәсе озын, тыгыз һәм мускуллы, тешләре көчле, мыеклары озын, колаклары түгәрәк, ә борынында йонсыз киң полосасы бар. Озынлыкка хайван 90 см га җитәргә мөмкин.