Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.05.2021, 09:30

Далия Гайнанова: «Бала мәхәббәт һәм ярдәмне урамда эзли, һәм еш кына бу компанияләр иң яхшыларыннан булмый»

Казан шәһәре Думасы депутаты әти-әниләр өчен психолог консультацияләрен оештырды – 49-нчы номерлы мәктәптә дәресләргә 20-дән артык кеше йөри.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы май, Алинә Бережная). Казанның 49-нчы номерлы мәктәбендә укучыларның ата-аналары өчен психолог консультацияләре оештырылган. Төркемле дәресләрдә өлкәннәр балалар белән дөрес мөнәсәбәтләр урнаштырырга өйрәнә. Консультацияләр апрель башыннан уздырыла һәм ата-аналар арасында инде популярлык казана – бүгенге көндә дәресләргә 20-дән артык кеше йөри. Мондый консультацияләрне уздыру инициаторы Казан шәһәр Думасы депутаты Далия Гайнанова булды.

«Өйдәге тискәре атмосфера бала үсешенә тискәре йогынты ясый. Үзара ихтирам һәм аңлашу булмаган гаиләләрдә балалар һәм ата-аналар арасындагы конфликттан качып булмый, ә нәтиҗәдә мәхәббәт һәм ярдәмне бала урамда эзли башлый, һәм еш кына бу компанияләр иң яхшыларыннан булмый», – дип саный Далия Гайнанова. Шулай итеп, балаларга ачыграк булырга ярдәм итү теләге ата-аналарга психологик ярдәм күрсәтү буенча консультацияләр уздыру идеясенә әверелде. «Һәр кеше сәләтле, бары тик бу талантларны таба белергә генә кирәк. Мин эшне балалардан түгел, ә аларның әти-әниләреннән башларга кирәк дип карар кылдым, чөнки бары тик гаилә генә үз баласын үстерүдә дөрес этәргеч бирә ала, ә, кызганычка каршы, бүген күп кенә ата-аналар үзләрен балалар белән ничек дөрес тотарга икәнен белми», – дип билгеләде Далия Гайнанова.

Депутатның идеясен Мусин урамында урнашкан Яңа Савин районының 49-нчы номерлы мәктәбенең ата-аналары хуплады. Беренче дәресләргә берничә кеше генә илгән иде, ләкин кызыксынучылар саны арта барды. Бүгенге көндә консультацияләргә 23 ата-ана йөри, кайберләре гаиләләре белән килә. Психолог белән очрашулар турында күрше мәктәпләрнең әти-әниләре белгән һәм шулай ук кызыксынган. «Минем өчен бу инде яхшы күрсәткеч, чөнки консультацияләрдән соң бер әни балалары булган дус кызларына акыллы киңәш бирә алса да – бу инде җиңү булачак», – дип аңлатты Далия Гайнанова. Сүз уңаеннан, консультацияләр оештыру чыгымнарын ул үз өстенә алды.

Укулар кичке сәгатьләрдә мәктәпнең актлар залында уза – ата-аналар төрле биремнәр үти һәм психологка сораулар бирә. Нигездә, ата-аналар балаларның компьютерга бәйлелеге, аларның укырга теләмәве һәм тыңламаулары турында сөйли.

Далия Гайнанова фикеренчә, мондый консультацияләр шәһәрнең барлык мәктәпләрендә дә оештырылырга тиеш. «Барлык балалар да ачык түгел, ләкин моңа ирешергә мөмкин һәм моны иң якын кешеләр – ата-аналар гына эшли ала һәм ул вакытта, бәлки, фаҗигале хәлләр азрак булыр иде», – дип саный ул.

Барлык яңалыклар