Испаниянең иң зур авиакомпаниясе “Iberia” Казан – Мадрид маршруты буенча туры рейс җибәрү мөмкинлеген карый.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче февраль, Екатерина Виславская). 2018 елда Казанга Испаниядән инспекцион сәфәр белән Испания туроператорлары киләчәк, шуннан соң шәһәр Испания туристлары өчен каталогларга кертеләчәк, дип хәбәр итте Казан Мэры Илсур Метшинга Башкарма комитетның структур бүлекчәләрнең традицион отчет бирү вакытында Туризм үсешенә булышлык итү комитеты рәисе Дарья Санникова.
Килешүгә Мадридта узган FITUR халыкара күргәзмәдә ирешелде.
“Хәзер Испания каталогларында Россиянең ике шәһәре – Мәскәү һәм Санкт-Петербург – кергән. Казанның даны тарала бара һәм инспекцион сәфәрдән соң шәһәр каталогларга кертеләчәк, димәк, Испания туристлары Казанга килә башлаячак”, - дип аңлатты комитет башлыгы.
Хәзерге вакытта “Iberia” авикомпаниясе Казан – Мадрид маршруты буенча туры рейс җибәрү мөмкинлеген карый. Д.Санникова сүзләре буенча, атнага ике очыш башкару мөмкинлеге дә карала.