2019 елда Казанда "Казан" гаилә үзәге янындагы территорияне, Әпсәләмов урамы буенча сквер һәм Кабан күле яр буен төзекләндерү эшләре төгәлләнәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU 26-нчы ноябрь, Ксения Швецова). Быел Казанда 8 иҗтимагый киңлек төзекләндерелгән, бу максатларга миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бүген киләсе елга төзекләндерү программасын формалаштыру бара. Иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча эш нәтиҗәләре турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сөйләде.
Рекордлы финанслау һәм күптән көтелгән проектлар
И. Куляжев искәртеп узганча, быел Казанның "Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру" федераль өстенлекле проекты буенча рекордлы сумма – 1 млрд 258 млн сум акча бүлеп бирелгән. Чагыштыру өчен – узган ел бу максатларга 763 млн сум, 2016 һәм 2015 елларда - 300 млн сум бюджет акчасы бүлеп бирелгән иде. Барлык объектлар буенча эшләр исемлегенә автоматлаштырылган су сиптерү системасын урнаштырып яшелләндерү, балалар һәм спорт мәйданчыклары төзү, җәяүлеләр һәм велосипед юллары урнаштыру, яктырту системалары, видеокүзәтү, интернетка чыбыксыз керү мөмкинлеге урнаштыру, җәмәгать бәдрәфләре, эскәмияләр, урналар һәм башка кече архитектура формалары кертелгән.
Бу акчага Казанда 8 иҗтимагый киңлекне төзекләндергәннәр. Әйтик, Горки-Әмәт урман паркын төзекләндерүнең өченче чираты уңайлы навигация челтәре булдырырга мөмкинлек бирде, ул шул исәптән спорт трассаларын да исәпкә ала, уен элементлары булган бөтенсезон таулар, уеннар өчен балалар мәйданчыгы урнаштыру мөмкинлеген бирде. "Бу теләкләрнең барысы да халык белән фикер алышу барышында алынды, - дип ассызыклады И.Куляжев һәм паркның Әмәт өлешендә экологлар белән берлектә 2 км озынлыктагы экологик сукмаклар җиһазландырылды, аларда әлеге территориядә яшәүче үсемлекләр дөньясы һәм хайваннар турында мәгълүмат белән аншлаглар урнаштырылды, дип өстәде.
"Крылья Советов" паркында Ленин ис. мәдәният йорты артындагы зонаны төзекләндерү төгәлләнде. Анда ачык һавада чаралар үткәрү өчен 140 тамашачыга исәпләнгән амфитеатр, 50 метр озынлыктагы әйләнмәле чәчәк бәйләме урнаштырылган. Паркта халык салган сукмаклар урыннарында өстәмә юллар эшләнгән.
Гамәлдәге иҗтимагый киңлекләрне реконструкцияләүдән тыш, Казанда бөтенләй яңа ял итү зоналары да булдырылган, алар арасында, әйтик, С.Хәким урамындагы "Кәҗә бистәсе" метро станциясеннән алып С.Хәким урамына кадәрге участокта футбол буенча дөнья чемпионатына төзелгән Җанатарлар фестивале дә бар иде. Чыгыш ясаучы искәртеп узганча, әлеге сквер чикләренә Рабочая урамы кергән, ул җәяүлеләр йөри торган зона булган. Бу шәһәрдә җәяүлеләр өчен бишенче урам. Ә "Казан" гаилә үзәге янындагы яңартылган территория быел шәһәрнең төп чыршысы өчен мәйданчык булачак.
Фучик урамындагы "125-нче мәктәп" тукталышыннан Җиңү проспектына кадәр сузылган Фучик урамы буенча реконструкцияләнгән бульвар шәһәрлеләр өчен көтелгән бүләк булды. Шулай ук Казанда Әбсәләмов урамындагы яңартылган "Ак чәчәкләр" бульвары барлыкка килде, Ямашев проспектыннан Четаев урамына кадәрге участокта бульварның беренче чиратын ачу тантанасы 10 ноябрьдә узды. Карбышев урамындагы "Комсомолец" паркында балалар зонасы, воркаут формасында спорт мәйданчыгы, зур таган, күзәтү зоналары, ябык беседкалар зоналары булдырылган.
Кабан күле яр буен реконструкцияләүнең икенче чираты
Кабан күле яр буен төзекләндерү иң масштаблы һәм мөһим проектларның берсе булды. Эшләрнең беренче чираты Камал театрыннан "Планета Фитнеска" кадәрге участокта узды. Уңайлы йөрү зоналары, эскәмияләр, чәчәкләр, декоратив яктырту һәм гадәти булмаган үсемлекләр – боларның барысын да реконструкция эшләренең беренче чираты тәмамланганнан соң күреп булды.
Киләсе елда күл яр буе төзекләндерү буенча өстенлекле проектларның берсе булачак. Бүген инде киләсе участокны төзекләндерү проектын әзерләү бара – Планета Фитнестан Назарбаев һәм Мәрҗәни урамнарына кадәр.
"Проект бик катлаулы, беренче этап 3 ел гамәлгә ашырылды, - дип хәбәр итте докладчы. - Чистарту корылмалары төзү эше дәвам итәчәк, күлне төзекләндерү су чистартуны күздә тота. Төзелгән каскадлар визуальный нәтиҗә генә биерп калмыйча, чистарту эшләрен дә башкарачак - су суүсемнәр аша уза, алар үзләрендә барлык зарарлы матдәләрне тоткарлап кала. Бүген без күл тирәсендә җәяүлеләр элемтәсе булуын телибез һәм аны җәяү йөреп чыгарга мөмкин булыр иде".
Шәһәр мохитенең уңайлылыгы турыдан-туры кешеләрнең үз-үзен тотышы белән бәйле, дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин. "Бу җәен Кабан күленең яңа яр буенда күзгә күренеп торды: кайчандыр буш яр шәһәр халкы һәм башкала кунаклары белән тулган иде. Быел шәһәр паркларына чыгымнар зур булды, әмма аның нәтиҗәләре моны тора", - дип ассызыклады Д.Калинкин. Ул шулай ук быел Карбышев урамындагы "Комсомолец" паркында вәзгыять тамырдан үзгәрде, ә "Ак чәчәкләр" бульварын җиһазландырып, Казан Җиңү паркыннан Казансу елгасына кадәр бердәм рекреацион зонага тагын бер адым ясалды, дип өстәде.
"Җәмәгать киңлекләрен карап тоту зур финанс чыгымнары таләп итә"
Бүген, И.Куляжев сүзләренә караганда, киләсе елга төзекләндерү программасын формалаштыру бара. Шулай итеп, беренче чиратта быел төзекләндерелә башлаган объектларда эшләрне төгәлләү планлаштырыла. Мәсәлән, Әбсәләмов урамындагы скверны, "Кабан" күле яр буен, "Казан" гаилә үзәге каршындагы территорияне реконструкцияләү. Җанатарлар фестивален үткәргәннән соң, анда яшел газон җәю планлаштырыла. Сүз уңаеннан, нәкъ менә биредә быел төп шәһәр чыршысы урнаштырылачак.
Калган эшләр Казанның җәмәгать зоналарына бүлеп бирелгән финанслаудан торачак, дип билгеләп үтте И.Куляжев.
"Хәзер соңгы елларда барлыкка килгән паркларны барлыйбыз, бюджет финанславын алу өчен тиешле саннар кертәбез. Барысы да алай гына түгел, паркларны карап тотуга акча җитми, тәрбия таләп итә торган кечкенә архитектура формалары бик күп барлыкка килде, аларның бер өлеше ватыла. Күп кенә үсемлекләр барлыкка килде, алар артыннан җентекләп карау зарур", - дип аңлатты спикер һәм бүгенге көндә Казанның 134 паркы һәм скверын тотуга елына 80 млн сум бүлеп бирелә, дип өстәде. "Бу бер паркка якынча 6 мең сум дигәнне аңлата, бу акчалар җитми. Һәр парк шәхси карау таләп итә, һәр җирдә үз үзенчәлекләре бар», - дип билгеләп үтте И.Куляжев.
Паркларны карап тотуга өстәмә финанслау шәхси оешмалар белән хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек бирә. Шулай итеп, соңгы 2 елда Казанда Парклар һәм скверлар дирекциясе эшли, ул җәмәгать киңлекләрендә чаралар оештыру белән генә шөгыльләнми, парклардагы җиһазлар һәм биналарны арендага бирә, шуның хисабына паркларны һәм скверларны яхшырту һәм карап тоту өчен өстәмә акча барлыкка килә. "Әлегә эш башында гына, әмма без паркларның үз чыгымнарын өлешчә капларга омтылабыз. Коммерция оешмалары үзләре өчен, чаралар үткәрү өчен парклар инфраструктурасын куллана ала", - дип хәбәр итте И.Куляжев һәм сүз даими рәвештә төрле акцияләр һәм җәмәгать киңлекләрендә чаралар үткәрә торган хәйрия оешмалары турында бармый, дип ассызыклады.
"Хәзер чиратта паркларның эчтәлеген җайга салу бурычы тора, без моны хәл итү белән шөгыльләнәчәкбез", - дип нәтиҗә ясады Д.Калинкин.