Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.02.2019, 12:57

Д.Калинкин: "Авыр, тиз түгел, әмма йорт артыннан йорт - алданган өлешчеләр проблемасы хәл ителә"

Казанда проблемалы йортларның яртысы файдалануга тапшырылган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче февраль, Ксения Швецова). Узган ел Казанда проблемалы объектларны төзеп бетерүне оештыру буенча системалы эш башкарылды. Алданган өлешчеләр проблемаларын хәл итү турында бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов хәбәр итте.

Азат Нигъмәтҗанов 2008 елда Казанда 75 проблемалы объект булуын, ә 2014 елга проблема хәл ителүен искәртте. Әмма 2015 ел ахырына "икенче дулкын" барлыкка килде - 30 проблемалы йорт, бүгенге көндә шуларның 15-е калды. "Теләсә кайсы өлешче - инвестор, ул башта рискларны аңларга һәм аларны төзелеш компаниясе белән бүләргә әзер булырга тиеш. Фатир сатып алу - кичектереп тору белән торак сатып алу түгел, ә инвестиция рискларын бүлү икәнлеген аңлау зарур. Намуслы салым түләүче сорау бирә ала: ни өчен аның салымнары ниндидер проектка инвестицияләр кертергә карар иткән һәм төзүчегә акчаны ирекле рәвештә алып килгән өлешченең торагын төзеп бетерүгә барырга тиеш? Шуңа да карамастан, җирле казнада моның өчен финанс ресурслары бар икән, төбәкләр өлешләп түләүчеләрнең проблемаларын чишүгә игелекле теләк белән кушылалар", - дип өстәде Азат Нигъмәтҗанов РФ Төзелеш министры Владимир Якушев сүзләрен.

Татарстанда алданган өлешчеләр проблемаларын хәл итү өчен намуссыз төзүчеләрнең гамәлләреннән зыян күргән затларга ярдәм итү республика фонды булдырылды. Бүгенге көндә фонд бюджеты 32-нче һәм 33-нче Хәрби шәһәрчек территориясендә, "МЧС" торак комплексында, шулай ук Ферма шоссесы һәм Нокса авышлыгында урнашкан берничә җир кишәрлегеннән формалашкан.

Хәзерге вакытта Фонд тарафыннан "Бриз" һәм "Ак таш" компанияләре өчен финанслау чыганаклары билгеләнгән, бу берничә проблемалы йорт төзелешен яңартырга мөмкинлек биргән: "Молодежный" торак комплексында 1 һәм 2 номерлы йортларны "Ак таш" ҖЧҖ төзеп бетерә, Четаев урамы буенча 4-нче йортта һәм Әмирхан проспекты буенча 68-нче кварталда "Миллениум Сити" торак комплексында эшне "СК "Бриз" ҖЧҖ алып бара. Моннан тыш, Павлюхин урамындагы "Симфония" торак комплексында 4 һәм 7 номерлы торак йортлар төзелә.

Узган ел проблемалы объектларны төзеп бетерүне оештыру буенча системалы эш башкарылды, дип билгеләп үтте А.Нигъмәтҗанов, 4 йорт һәм 2 торак блок файдалануга тапшырылды: "Симфония" торак комплексныда 5, 6 номерлы йортлар, шулай ук "Е", "Г" блоклары.

Моннан тыш, 2018 елда "МЧС" торак комплексының 3-нче номерлы торак йорты буенча дәүләт экспертизасы уңай бәяләмәсе алынды һәм торак комплексның дүртенче йорты проект документлары әзерләнде, Достоевский урамы буенча урнашкан йортка һәм Адоратский һәм Чистай урамнары белән чикләнгән 71а кварталында документлар әзерләү эше алып барыла. Нокса авышлыгы урамындагы "Молодежный" торак йорты территориясеннән төзекләндерү эшләрен башкаруга комачаулаучы челтәрләр чыгарылды.

"Икътисади вәзгыять һәм кайбер төзүчеләрнең проблемалары безгә алданган өлешчеләр белән булган кебек яңа бурычлар өстәделәр, - диде Д. Калинкин. – Ел дәвамында Казан Мэры җитәкчелегендә без бу мәсьәлә белән шөгыльләндек. Авыр, тиз генә түгел, әмма йорт артыннан йорт әлеге мәсьәлә хәл ителә, һәм бу эш агымдагы елда да дәвам итәчәк".

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 18.02.2019
Видеорепортаж
18.02.2019 09:20
2018 елда Казанда 804 мең кв.м. торак эксплуатациягә кертелгән
Барлык яңалыклар