Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.03.2019, 19:50

Д.Калинкин: “Мәдәни кодны саклап, шәһәргә үсәргә мөмкинлек бирә торган икътисади модельне булдырырга кирәк”

Казанда эшләнелә торган концепция киләчәкне күздә тотарга һәм шәһәрлеләрнең мәнфәгатьләрен исәпкә алырга тиеш.

(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче март, Алсу Сафина). Бүген ТР Инвестиция үсеше агентлыгында шәһәрнең инвестиция-төзелеш комплексы вәкилләре белән үткән "түгәрәк өстәл" дә Казанның тарихи җирлеген тотрыклы үстерү концепциясен әзерләү турында сөйләштеләр. Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин билгеләп үткәнчә, Казанда эшләнелә торган концепция киләчәкне күздә тотарга һәм шәһәрлеләрнең мәнфәгатьләрен исәпкә алырга тиеш. Эшнең беренче этабы 10-нчы июньгә кадәр барачак.

"Тарихи үзәктә уен кагыйдәләрен аңлата торган төгәл һәм гади концепция булуы мөһим"

Исегезгә төшерәбез, бер ел элек Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 10-15 елга тарихи үзәк үсешен билгели торган концепцияне әзерләү инициаторы булды. Шуннан соң эшче төркем төзелде, аңа шәһәр төзелеше, икътисад, социология һәм башка өлкәләрдә архитекторлар, белгечләр керде. Казан Мэры Илсур Метшин эш төркемен җитәкли, аның составында шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм башкалар бар.

Очрашуны ачып, Д.Калинкин Казан үзәгендә төзелеш мәсьәләләре һәрвакыт күп бәхәсләр уятканлыгын, барлык мәнфәгатьләр балансын табу авыр булуын билгеләп үтте. "Бер яктан, без борынгы шәһәрнең тарихи мохитен, тарихи һәм архитектура һәйкәлләрен саклап калырга тиешбез. Икенче яктан, дөньяның барлык тарихи шәһәрләре дә үсеш алуын һәм үзгәрүен дәвам итә, - дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе. - Территорияләрнең шәһәр төзелеше үсешен һәм хәзерге шәһәр урбанизациясенең барлык аспектларында тарихи мирасны саклап калуны үзара берләштерергә кирәк". "Мәдәни кодны саклап, шәһәргә үсәргә мөмкинлек бирәчәк икътисади модельне алдан карау зарур", - дип ассызыклады ул.

Денис Калинкин бүгенге түгәрәк өстәлнең девелоперлар, җәмәгатьчелек, концепция экспертлары белән беренче очрашу булуына игътибар итте. "Бу - барлык якларның позициясен һәм мәнфәгатьләрен күрергә кирәк булган очрак", - диде ул. "Кем әйтмешли, җирне башка җитештермиләр, икенче тарихи үзәк барлыкка килмәячәк. Әлбәттә, милекчеләрнең ихтыярларына каршы эш алып бару - безнең юл түгел. Әмма бөтен участоктан максималь табыш алу теләге шәһәр өчен өстенлекле була алмый", - дип ассызыклады шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе. Ул Казан Мэрының бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында дәүләт-шәхси партнерлыкның мөмкин булган вариантларын эшләргә кирәклеген ассызыклаганын билгеләп үтте. "Вәзгыятькә көч кулланып түгел, акыл белән якын килергә, барлык файдалы вариантларны табарга кирәк, - диде Башкарма комитет җитәкчесе. - Әзерләнә торган концепция киләчәккә юнәлдерелгән һәм шәһәр халкының гомуми мәнфәгатьләрен исәпкә алган принципларның какшамаслыгын билгели торган модель тарафыннан гамәлгә ашырыла торган сыгылмалы булырга тиеш".

Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева, үз чиратында, концепциянең көтелгән булуын һәм шәһәр хакимиятенә генә түгел, ә бәлки үз участогында нинди проектларны гамәлгә ашыра алуын аңламый торган инвесторларга да кызыклы булачагын билгеләп үтте. "Тарихи үзәктә уен кагыйдәләрен аңлата торган төгәл һәм гади концепция булуы бик мөһим", - дип саный ул.

Казан - реаль ситуацияне халык карамагына чыгарган беренче шәһәр

Мәскәү эксперты - Гамәли урбанистика институты җитәкчесе Святослав Мурунов та хакимият һәм шәһәр халкының, инвесторларның мәнфәгатьләрен килештерергә мөмкинлек биргән тарихи җирлекне үстерү концепциясе кирәклеген раслады. Аның сүзләренә караганда, Казанның тарихи үзәге үсеше белән бәйле ситуация күрсәткечле булып тора. "Казан - реаль ситуацияне халык карамагына чыгарган беренче шәһәр. Тарихи үзәк кебек катлаулы территорияләрне үстерү өчен, мәнфәгатьләрне яраштырырга кирәк", - дип билгеләп үтте ул. Эксперт шулай ук концепцияне эшләү барышында эшче төркемгә җавап бирергә туры киләчәк сорауларны да җиткерде: Казанның тарихи үзәге ни өчен кирәк, шәһәр халкы һәм инвесторлар өчен ул шәһәр үсешендә нинди роль уйнарга тиеш?

Концепция өстендә эш барышы турында проект төркеме җитәкчесе Олег Маклаков сөйләде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Казан шәһәренең тарихи җирлеге территориясе муниципаль берәмлекнең гомуми мәйданыннан 5%-ны алып тора. Проект төркеменә территориянең шәһәр төзелеше үсешен һәм тарихи мирасны саклауны үзара берләштерергә кирәк булачак. Тарихи җирлек территориясендә проектлаштыру буенча бердәм методиканы һәм аның тотрыклы үсеше принципларын эшләү концепциянең максаты булып тора.

Концепцияне формалаштырганда экспертлар революциягә кадәрге, Совет һәм хәзерге чорларда Казан үсеше этапларына генетик анализ ясаячаклар. Шул ук вакытта һәр чорда шәһәр мохитенең тарихи төрләрен билгеләү, тарихи биеклектәге акцентларның урнашу системасын һәм билгеләнүнең төп композицион принципларын, шулай ук максатчан шәһәр композициясен формалаштыруда төп роль уйный торган терәк объектларның схемасын билгеләү планлаштырыла. Моннан тыш, концепцияне эшләгәндә территорияне табигый тикшеренүләр, шәһәр мохитенең торышын комплекслы бәяләү, территория төзелешенең морфорологик төрләрен тикшерү, гамәлдәге шәһәр төзелеше регламентларына анализ исәпкә алыначак. Икътисади модель һәм инвестиция ниятләре картасы, территориянең заманча социаль картасы төзеләчәк.

Концепция өстендә эшләү өч этапта узачак. Беренче этапта территорияне алга таба үстерү буенча эшче гипотеза тәкъдим ителәчәк территорияне һәрьяклап тикшерү үткәрелә. Беренче этапны 10-нчы июньгә төгәлләү планлаштырыла.

Киләсе этапта беренчел концепция локаль проектлар мисалында сыналачак. "Бездә инвестиция территорияләре, аерым алганда, Түбән Кабан күленең яр буе территориясе – Һади Такташ урамы бар, ул бу эш өчен катализатор булып тора", – дип билгеләп үтте О.Маклаков. "Бөтен тарих бу территориядән башланган. Анда бердәм алымның булмавы проблемасы килеп чыкты. Һәр аерым участокка карарлар кабул ителде, һәм бу эшне бердәм күзаллауга китерү бурычы куелды, җиңелләрдән булмады бу, – дип аңлатты проект төркеме җитәкчесе журналистларга. – Икенче мәсьәлә - иҗтимагый кыйммәтле территорияләргә, аерым алганда, яр буена чыгу. Икътисади һәм шәхси мәсьәләләрнең шәһәр үсешендә өстенлекле булуы нәтиҗәсендә кайбер территорияләр бик кыен булып чыкты. Хәзер бу территорияләрнең үсеш этабы килеп җитте, һәм без аларга керү проблемасы белән очраштык".

Мондый пилот мәйданчыклары берничә булыр дип көтелә. Бу - төзелеш концепциясенең детальләрен җентекләп өйрәнергә һәм аңа төзәтмәләр кертергә мөмкинлек бирәчәк.

Өченче этапта тикшеренү "төргәкләнәчәк". Эшче төркем 4 документ алачак: тарихи җирлек территориясен үстерүнең максатлары һәм принциплары булган стратегия, гамәлдәге шәһәр төзелеше регламентына үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр, территориянең инвестиция моделе (барлык территорияләр инвестиция модельләре булырга мөмкин булган участокларга бүленәчәк) һәм төзүчеләр, архитекторлар һәм хакимият органнары өчен методик күрсәтмәләр.

Тулаем алганда, кирәкле тикшеренүләр үткәрү һәм концепцияне агымдагы ел дәвамында эшләү планлаштырыла.

Түгәрәк өстәл барышында очрашуда катнашучыларны - шәһәрнең девелоперларын концепция өстендә катнашырга чакырдылар. Сүз уңаеннан, март ахырына Бишбалта бистәсе территориясе буенча инвесторлар өчен беренче семинар планлаштырылган.

Казанның тарихи җирлеген тотрыклы үстерү концепциясе өстендә 30-лап кеше эшли, шул исәптән 5 проектчы да бар.

Түгәрәк өстәлдә ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудряшев, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин, ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе урынбасары Светлана Персова, "Бөтенроссия мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыяте" бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәге бүлеге рәисе урынбасары Фәридә Зәбирова һәм башкалар катнашты.

Фоторепортаж
Казан шәһәре тарихи җирлеге үсеше концепциясе буенча түгәрәк өстәл, 04.03.2019
Барлык яңалыклар