Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.02.2019, 10:03

Д.Калинкин: "Ачык Казан" - ул "йөзек кашы" гына түгел, ә эшләүче корал"

Проект муниципаль хезмәтләр системасын комплекслы рәвештә үзгәртеп коруны күздә тота.

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче февраль, Алена Мирошниченко). "Ачык Казан" системасы халыкның идарә компанияләре белән үзара мөнәсәбәтләре системасын үзгәртергә ярдәм итте, әмма теләсә нинди система шәһәрлеләрнең үсеп килүче таләпләренә җавап бирү өчен даими игътибар таләп итә, диде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин бүген эшлекле дүшәмбе вакытында проектның Россия регионнарының иң яхшы тәҗрибәләре һәм инициативалары бөтенроссия конкурсында җиңүен шәрехләп. Конкурска йомгак Сочида 2019 елгы Россия инвестицион форумы эше кысаларында ясалды.

"Без "Ачык Казанның" башка төбәкләрдән килгән коллегаларыбызда эш башланганда нинди кызыксыну уятуын хәтерлибез. Күп кенә төбәкләр аны үз эшенә кертте. "Ачык Казан" - ул "йөзек кашы" гына түгел, ә үзенең нәтиҗәлелеген һәм хәлле булуын исбатлаган эш коралы. Ул халыкның идарә компанияләре белән үзара мөнәсәбәтләре системасын үзгәртергә ярдәм итте, бер үк вакытта ул тагын берничә мөһим бурычларны хәл итә. Әмма теләсә нинди система буларак, ул шәһәрлеләрнең үсеп килүче таләпләренә җавап бирү өчен даими игътибар таләп итә, ә иң мөһиме – кешеләргә ярдәм күрсәтүне дәвам итү. Шуңа күрә җиңүгә сөенеп, яңа бурычлар куябыз һәм аларны үтәргә омтылабыз", - дип билгеләп үтте Д.Калинкин

Шуны да искәртик: муниципаль хезмәтләр системасын цифрлы киңлеккә күчерү белән комплекслы үзгәртеп кору нәтиҗәсендә хезмәт күрсәтү вакытын киметүгә, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга, кулланучыларның хезмәт күрсәтү сыйфатыннан канәгатьлегенә, республика һәм федераль структуралар, челтәр компанияләре белән электрон хезмәттәшлеккә күчәргә мөмкин булды.

Проект "Төбәкнең мәгълүмати-технологик потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән шартлар тудыру" номинациясендә иң яхшысы дип табылды. Бүләкне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Виталий Мутко тапшырды.

2018 ел нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе төбәкләренең социаль-икътисади үсешенең иң яхшы тәҗрибәләре һәм инициативалары бөтенроссия конкурсының финалистлары исемлегенә Россиянең 16 төбәгеннән 27 тәҗрибә керде.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 18.02.2019
Барлык яңалыклар