Казанның муниципаль пляжларында узган су керү сезонында бер генә бәхетсезлек очрагы да теркәлмәгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче сентябрь, Ксения Швецова). Казанда 1 июньдә башланган һәм хәзерге вакытта тәмамланган су керү сезонында муниципаль пляжларда бер генә бәхетсезлек очрагы да теркәлмәгән. Шулай да су керергә тыелган урыннарда батучылар бар. Шәһәр пляжларының инфраструктурасы үсү аларга шәһәрлеләрне санкцияләнмәгән су керү урыннарыннан җәлеп итәргә һәм аларның куркынычсызлыгын арттырырга ярдәм итәчәк – бу фикерне эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин белдерде.
Башкарма комитет җитәкчесе билгеләп үткәнчә, быел пляжлар темасы ТР Президенты тарафыннан кабул ителгән пляжларны төзекләндерү буенча республика программасы ярдәмендә үсү өчен яңа этәргеч алды. “Бу бик мөһим, пляжлар – игътибар таләп итүче шундый ук җәмәгать киңлекләре. Иң мөһиме, уйланылган инфраструктуралы, төзекләндерелгән пляжлар үзләренә кешеләрне санкцияләнмәгән урыннардан җәлеп итәчәкләр. Шулай итеп, төзекләндерү белән беррәттән бу әле кисәтү чарасы да”, - диде Д.Калинкин.
Киләсе елда су буйларында ял итү урыннарын арттырырга планлаштырыла, мәсәлән, Түбән һәм Урта Кабан, Чебакса күлләрендә, “Казан” гаилә үзәге янында һәм елга порты артында. Су буйларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә өстәмә урыннар әзерләргә планлаштырыла.
Су керү сезонының төп нәтиҗәләре турында Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов хәбәр итте. Ул искәртеп үткәнчә, быел ял итү өчен “Локомотив”, “Түбән Заречье”, “Тирән күл”, “Комсомольское күле” муниципаль пляжлары һәм су буйларында массалы ял итү урыннары – “Зөбәрҗәт күле”, “Аккош күле” һәм Җиңү паркындагы күл – ачылды. Әлеге урыннарны әзерләү берничә ай дәвам итте – водолазлар сулыкларның 8 мең кв.метрдан артык мәйданлы төпләрен чистарттылар, коткаручылар постлары һәм беренче медицина ярдәмен күрсәтү биналарын төзекләндерелде, территория тәртипкә китерелде, коткаручылар махсус әзерлек курслары үтте. Сулыкларда барлыгы 60 коткаручы эшләде. Моннан кала, муниципаль пляжларда даими рәвештә су һәм туфрак анализлары үткәрелеп торды. Нәтиҗәдә, санкцияләнмәгән пляжларда бәхетсезлек очракларын булдырмый калып булды, коткаручылар судан 10 кеше тартып чыгарды, аларның 4-се – балалар, беренче медицина ярдәме 264 ял итүчегә күрсәтелде.
Санкцияләнмәгән ял итү урыннарында Гражданнарны яклау идарәсе хезмәткәрләре 65 аншлаг куеп чыкты, ләкин кайбер кешеләрне кагыйдә бозудан болар гына коткарып кала алмады. “Елдан-ел халыкка махсус урыннарда гына су керергә яраганны, хәмер һәм суда ял итү бергә туры килмәгәнне искәртеп торабыз. Шулай да, сезон санкцияләнмәгән урыннарда гадәттән тыш хәлләрсез узмады”, - диде Ф.Тимурханов һәм су керү сезонында 9 кеше, шул исәптән бер бала батып үлде, дип белдерде.