Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.09.2022, 17:48

Д.Калинкин «Яшь профессионаллар» проектында катнашучылар турында: «Уртак тырышлык белән без Казан үсешенең яңа этабын ачачакбыз»

«Сәйдәш» мәдәни үзәгендә проектның 80 нән артык актив катнашучысын бүләкләү тантанасы узды.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче сентябрь, Диана Жиленкова). Бүген Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Яшь профессионаллар» проектының 80 нән артык актив катнашучысын бүләкләделәр. Предприятие һәм оешма җитәкчеләренә, яшь эшчеләргә, белгечләргә, остазларга, икътисад, мәгариф һәм шәһәр хуҗалыгы тармакларының башка вәкилләренә дипломнар, рәхмәт хатлары, истәлекле плакеткалар тапшырылды.

Быел «Яшь профессионаллар» проекты федераль дәрәҗәдә танылды, дип билгеләп үтте үзенең сәламләү сүзендә Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин. «Бүген җәмгыять үсешендә яшьләрнең төп роле көннән-көн ачыграк күренә», - дип ассызыклады ул. «Казанда һәр өченче кеше – 30 яшькә кадәр. Бу Татарстан башкаласының бүгенгесе һәм киләчәге бәйле алдынгы отряд. Әлеге катлаулы вакытта сезгә яшьләргә икътисадны үстерергә һәм аны яңа дәрәҗәгә күтәрергә туры киләчәк. Уртак тырышлык белән үзебезнең яраткан шәһәребез үсешенең яңа этабын ачачакбыз дип ышанам. Алга яңа җиңүләргә таба хәрәкәт итәчәкбез», - дип ышаныч белдерде Д.Калинкин һәм бүләкләнүчеләрне котлады, аларга һөнәри һәм шәхси үсеш теләде.

Бүләк алган белгечләр арасында машинистлар, инженерлар, токарьлар, слесарьлар, пешекчеләр, әле булачак һөнәрләренең серләренә генә төшенүче студентлар да бар. Алар «Казэнерго» АҖ, С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы, «Татэлектромонтаж» АҖ, «Энерготранс» ҖЧҖ, «Метроэлектротранс» МУП, «Күмәч-кондитер комбинаты» АҖ, Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты, П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллияте һ.б. кебек предприятиеләрдән һәм оешмалардан.

Яшь белгечләргә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Илдар Шакиров һәм Искәндәр Гыйниятуллин, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Марат Закиров, «Бердәм Россия» Казан җирле бүлеге секретареның беренче урынбасары, ТР Дәүләт Советы депутаты Ольга Воронова һәм ТР предприятие һәм оешмаларының яшьләр берлеге рәисе Айдар Сәгыйтдинов бүләкләр тапшырдылар.

«Сезнең эшче кулларыгыз, акылыгыз һәм энтузиазмыгыз илгә кирәк. Без предприятиеләр җитәкчеләре ярдәме белән бу конкурсны киләсе елда да дәвам итәргә ниятлибез», – диде О.Воронова һәм киләчәктә конкурста катнашырга теләүче махсус урта уку йортларының саны артыр дигән өметләрен белдерде.

Ел саен П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллиятеннән проектта тугыз кеше катнаша, дип сөйләде уку йортының компетенцияләр үзәге җитәкчесе Мария Шубина. «Проект яшьләр алдында зур мөмкинлекләр ача. Балалар тәҗрибә туплыйлар, яңа күнекмәләр алалар. Проект чараларында катнашучылар предприятиеләрдә эшләү өчен тагын да ныграк платформага ия. Киләчәк алар кулында», - диде ул.

Мондый проектлар яшьләргә производствога яңа гына эшли бушлаучылар булып түгел, ә мастерлар булып килергә ярдәм итә, дип саный Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллиятенең өченче курс студенты Владислав Антонов. Ул проектта беренче тапкыр катнаша. «Башта без тест эшләдек. Анда безнең һөнәр буенча сораулар бар иде. Мәсәлән, штукатурканың нинди төрләре бар, эш ничек башкарыла һәм нинди кораллар кирәк. Тесттан соң практик биремнәр эшләдек. Раствор һәм кораллар әзерләргә кирәк иде, аннары без штукатур катламын сыладык», – дип сөйләде студент.

Инде дүртенче ел «Яшь профессионаллар»да Казан дары заводы вәкилләре катнаша, анда төрле номинацияләр буенча һөнәри осталык конкурслары уза, дип сөйләде предприятиенең кадрлар сәясәте идарәсе җитәкчесе Татьяна Михайлова. Аның сүзләренә караганда, конкурста заводтан лаборантлар, төягеч машина йөртүчеләр, слесарь-ремонтчылар катнаша. «Проект кысаларында яшь белгечләр үзләрен күрсәтергә генә күрсәтеп калмыйча, тырышырга тиешле дәрәҗәне дә күрә ала. Моннан тыш, эш урынында гадәттә монотон эше башкарыла, ә «Яшь профессионаллар» ярдәмендә күнекмәләрне киңәйтергә мөмкин», – дип уртаклашты Т.Михайлова.

Бәйрәм атмосферасын Юрий Щербаков җитәкчелегендәге «Фантазия» хатын-кызлар джаз оркестры, Татарстанның Дәүләт камера хоры һәм Татарстанның атказанган артисты Артур Минһаҗев чыгышлары тулыландырды.

«Яшь профессионаллар» проекты эшче һөнәрләрнең абруен күтәрүгә һәм яшьләрнең һөнәри юнәлешен яхшыртуга юнәлдерелгән. Дүртенче ел рәттән аны «Бердәм Россия» партиясенең Казандагы җирле бүлеге тормышка ашыра. Бу вакыт эчендә «Бердәм Россия» ярдәме белән 370 чара узды, алар арасында – һөнәри осталык конкурслары, түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар һәм социологик тикшеренүләр. Бүген проект Казанның икътисадның төрле тармакларындагы 15 эре предприятиесен һәм оешмасын, шулай ук 33 меңнән артык укучы белем ала торган өч уку йортын берләштерә

Фоторепортаж
«Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Яшь профессионаллар» проекты лидерларын бүләкләделәр
Барлык яңалыклар