Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.06.2019, 12:33

Д.Калинкин: «Санкцияләнмәгән чүплекләр намуслы шәһәрлеләрнең һәм предприятиеләрнең хокукларын чикли»

Шәһәрдә язгы чор башыннан бирле 35 рөхсәтсез чүп ташлау урыны ачыкланган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче июнь, Алена Мирошниченко). Бүген аппарат киңәшмәсендә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин җәйнең санкцияләнмәгән чүплекләрне һәм чүп өемнәрен ачыклау һәм бетерү өчен аеруча интенсив вакыт булуын билгеләп үтте. Мәсәлән, шәһәрдә язгы чор башыннан бирле 35 рөхсәтсез чүп ташлау урыны ачыкланган. Шуларның 11-е бетерелгән – моннан 220 кубометрдан артык чүп чыгарылган.

Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Әлфир Шәмсетдинов мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә 6 чүплек, 11 чүп өеме һәм 7 чүпләнгән территория шул килеш кала. Язгы чор башыннан бирле Казанда 7 чүплек, 13 чүп өеме һәм 15 чүпләнгән территория ачыкланган. 33 урын – муниципаль җир участокларында, 2 урын башка милекчеләрнең җир участокларында урнашкан. Спикер шулай ук 17 территориядә ел саен рөхсәтсез калдыклар ташлау күзәтелә дип билгеләп үтте.

«Чүп-чар күләме буенча иң зур чүплекләр – Ямская урамы буенча 3-нче номерлы йорт тирәсендә – 280 кубометр чамасы, Икмәк заводы урамындагы 1-нче номерлы бина юнәлешендә – 200 кубометр чамасы, Горбунов исемендәге 15-нче КАПО бакча ширкәтенең төньяк-көнчыгышындарак – 150 кубометр чамасы, Киндери бистәсе зираты янындагы җир участогында – 100 кубометр чамасы», - дип аңлатты Ә.Шәмсетдинов һәм соңгы зур чүплек бетерелде дип билгеләп үтте. 24 урын бетерелмәгән, шуларның 23-е муниципаль җирләрдә икән.

Ул үз территорияләрендә чүплекләр барлыкка килүгә юл куйган җир участоклары милекчеләренә карата административ йогынты чаралары күрелгәнлеген җиткерде. «Агымдагы елда территорияләрне тиешенчә карап тоту, чүплекләр барлыкка китерү, чүплекләр оештыру өлешендә Казанны төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен барлыгы 70 тапкырдан артык административ йогынты кулланылган. 1 млн 160 мең сумлык штраф салынган. Бу юнәлештә эш дәвам итә», – дип нәтиҗә ясады Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы.

«Шуны да искә төшерәсем килә, санкцияләнмәгән чүплекләрне ачыклау – бу калдыкларны утильләштерү буенча да мөһим эш. Бу урынга чүп-чар ташлау гадәтен тулысынча булдырмас өчен тырышырга кирәк. Моннан тыш, бу шәһәр мохитенә һәм табигатькә зыян китерә, чүп чыгарган өчен түләгән намуслы шәһәрлеләр һәм предприятиеләрнең хокукларын чикли һәм без законсыз чүплекләрне бетерүгә шәһәр бюджетыннан акча тотарга мәҗбүр», – дип ассызыклады Денис Калинкин. Ул тикшерүләр үткәрүне, хокук бозучыларны ачыклауны һәм аларны җәзага тартуны йөкләде. Җиңел тормыш яратучылар һәрвакыт булачак, дип өстәде ул, әмма хезмәттәшләрен һәм шәһәр халкын җәмгыятьтәге мондый күренешләргә күз йомып карамаска чакырды.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 24.06.2019
Видеорепортаж
24.06.2019 11:47
Казанда законсыз барлыкка килгән чүплекләрдән 220 кубометрдан артык чүп чыгарылган
Барлык яңалыклар