Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.02.2019, 11:54

Д.Калинкин: "Без бизнес ихтыяҗлары һәм шәһәр мәнфәгатьләре арасында баланс төзи алдык"

Казанда бизнес-берләшмәләр үтенече буенча реклама стеласын алмаштыруга кертелгән яңа реклама форматы – коммуникацион күрсәткеч барлыкка килде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче февраль, Алена Мирошниченко). Шәһәр Башкарма комитетында Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсенең 2018 елдагы эшенә йомгак ясадылар һәм шәһәр киңлекләренең эстетикасын һәм яшәү өчен уңайлы мохитне саклауга юнәлдерелгән реклама конструкцияләрен урнаштыруга карата яңа территориаль таләпләр турында фикер алыштылар. 2018 елда шәһәр бюджеты кеременә реклама эшчәнлегеннән, элек төзелгән килешүләрне исәпкә алып, 653,4 млн сум кергән. Идарә үзенең план күрсәткечләрен 101% үтәгән. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәрнең Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе җитәкчесе Әскар Баһаветдинов сөйләде.

Еврощитларның саны 42% кимегән

Ә.Баһаветдинов 2018 елда төп эш юнәлеше - реклама конструкцияләрен урнаштыру һәм эксплуатацияләү хокукына торглар оештыру, дип билгеләп үтте. Яңа схема буенча реклама урыннарының гомуми саны 34% кимегән - 1353-тән 890 урынга кадәр. Рекламаның төп төре - еврощитларның саны 42% кимегән. "Шуңа да карамастан, реклама эшчәнлегеннән бюджет керемнәрен 26% арттыра алдык. 10 ел эчендә сату нәтиҗәләре буенча реклама эшчәнлегеннән кергән гомуми керем 3 млрд 220 млн сум тәшкил итәчәк. Беренче түләүләр бюджетка 627,8 млн. сум күләмендә кергән инде", - дип хәбәр итте идарә башлыгы. 2018 елда шәһәр бюджеты кеременә реклама эшчәнлегеннән, элек төзелгән килешүләрне исәпкә алып, 653,4 млн сум кергән. Идарә үзенең план күрсәткечләрен 101% үтәгән.

"Сатуларның мөһим яңалыгы - аларның формасы бюджетка бер тапкыр зур күләмдә акча кертүне күздә тотмый, аның каравы килешүнең гамәлдә булу вакыты дәвамында керемнәрне тигез рәвештә алырга мөмкинлек бирә. Шулай итеп, эшмәкәрлек рисклары киметелде. Бу сатуларда көндәшлекне арттыра һәм кирәкле финанс нәтиҗәләрен тәэмин итә", - дип билгеләп үтте докладчы. Әмма ул сәүдәне оештыру барышында тышкы реклама өлкәсендә федераль законнарны камилләштерү зарурлыгы туды һәм бу инициатива буенча кирәкле тәкъдимнәр әзерләргә әзер булуын белдерде.

Башкарма комитет башлыгы Денис Калинкин ассызыклап үткәнчә, яңа схема буенча сәүдә үткәрү Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе алдында торган төп бурыч булып тора. "Бу эш уңышлы тәмамланды, контрактлар 10 елга төзелгән. Яңа түләү схемасы бюджетка керемнәр агымын стабильләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Без идарә тарафыннан тышкы реклама базарын тәртипкә китерү буенча зур эш башкарылуын бер тапкыр гына билгеләп үтмәдек. Шунысы мөһим, бу эш базар катнашучылары белән диалогта алып барыла. Бу хезмәттәшлек нәтиҗәсендә бизнес өчен кирәкле яңа юнәлешләр барлыкка килә", - дип билгеләп үтте ул.

Брандмауэрлар Казанның реклама кырыннан юкка чыгачак

"Фасад рекламасы заманча трендларны чагылдыра. Цифрлы чорда гадәти брандмауэрлар урынсыз һәм искергән булып тоела. 2017 елда ук Казанда фасад рекламасының иң популяр төре брандмауэрлар булса, аларның саны шәһәр буенча 36 данә тәшкил иткән, ә медиафасадлар - 15, ә 2018 ел ахырына хәл тамырдан үзгәргән – брандмауэрлар саны 18-гә калган, ә медиафасадлар саны 26-га кадәр арткан. Соңгы ярты елда күп кенә реклама фирмалары үз брандмауэрларын медиафасадта яңадан рәсмиләштергән. Рөхсәт бирү вакыты тәмамлангач, беренчесе Казанның реклама кырыннан юкка чыгачак", - дип ышана Ә.Баһаветдинов.

2018 елда идарә рөхсәтләр бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтү кысаларында аерым торучы реклама конструкцияләрен урнаштыруга 687 рөхсәт һәм биналарның фасадларында конструкцияләрне урнаштыруга 21 рөхсәт биргән. Хәзерге вакытта Казан территориясендә реклама конструкцияләрен урнаштыруга һәм эксплуатацияләүгә барлыгы 954 рөхсәт гамәлдә. Моннан тыш, узган ел реклама конструкцияләрен урнаштыруга һәм эксплуатацияләүгә рөхсәтләрне гамәлдән чыгару турында 186 карар әзерләнгән һәм тышкы мәгълүмат чараларын урнаштыру белән 91 килешү төзелгән.

Бүген реклама конструкциясен урнаштыруга һәм эксплуатацияләүгә рөхсәт бирү һәм гамәлдән чыгару буенча муниципаль хезмәт электрон рәвешкә күчереләчәк. Документларны тапшырырга һәм рөхсәт алырга ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша мөмкин булачак, дип хәбәр итте докладчы.

Казанда яңа законсыз конструкцияләр билгеләнми диярлек

"Сатулар үткәргәннән соң безнең төп бурыч - норматив актларның яңа таләпләренә туры китереп реклама конструкцияләрен урнаштыруны тәэмин итү. Алар арасында иң мөһиме – конструкцияләрнең нигезен төпләү, мәгълүмати кырның тәүлекнең караңгы вакытында яктыртылуы һәм кабельне җир асты юлы белән җәю", - дип дәвам итте Ә.Баһаветдинов. Ул шулай ук милекчеләрдә нәкъ менә бу таләпләрнең зур кыенлыклар тудыруын билгеләп үтте.

Шулай итеп, идарә һәр реклама конструкциясен тикшерә, ә ачыкланган кимчелекләр буенча аларны бетерүгә таләп куя. 2018 елның икенче ярты еллыгы дәвамында 700 данә күләмендәге сәүдә конструкцияләреннән билгеләнгәннәре барысы да тикшерелде, нәтиҗәләр буенча бозуларны бетерү буенча 546 таләп язылды. Спикер хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә реклама конструкцияләренең 50% тулысынча яңа таләпләргә туры килә.

Ә.Баһаветдинов шәһәрдә челтәр рекламасын законсыз урнаштыру белән бәйле вәзгыятьне контрольдә тота алдык, дип ассызыклады. "Шәһәрдә яңа законсыз конструкцияләр билгеләнми диярлек. Кагыйдә буларак, сораулар рөхсәтләрнең гамәлдә булу вакытын тәмамлану белән конструкцияләрне вакытында сүтмәгән очракта гына барлыкка килә", - дип өстәде ул.

Д.Калинкин: "Тышкы реклама урнаштыру кагыйдәләре бик аңлаешлы һәм үтә күренмәле"

"Узган бишьеллык этап ачыклык, ә кайбер очракларда реклама конструкцияләрен урнаштыруга яңа территориаль таләпләр кертүнең кирәклеген күрсәтте. Кагыйдәләр шәһәр киңлекләренең эстетикасын саклау ягыннан гына түгел, яшәү өчен уңайлы мохит саклау ягыннан да эшләнелде", - дип билгеләп үтте Ә.Баһаветдинов.

Шулай итеп, эш барышында төрле типтагы төзелешләр арасында минималь ара, шулай ук электрон-цифрлы өслекле корылмалар арасында ара билгеләнде. Моннан тыш, гыйбадәтханә объектлары территорияләреннән, электрон-цифрлы өслекле конструкцияләрдән торак йортлар, социаль өлкә объектлары тәрәзәләренә кадәр ераклык билгеләнгән. Мәсәлән, фасад рекламасы өчен реклама конструкцияләренең минималь мәйданы 75 кв. метрга кадәр арттырылган. "Суперсайт һәм суперборд кебек киң күләмле реклама конструкцияләрен хәзер бары тик зур транспорт боҗрасыннан читтә генә урнаштырырга мөмкин булачак. Кертелгән чикләүләр шәһәр территориясендә зур форматлы конструкцияләр урнаштыру киртәләрен куярга тиеш", - дип ассызыклады Ә.Баһаветдинов.

"Без реклама конструкцияләренең һәр төре буенча реклама урнаштыру кагыйдәләрен үзебез дә шомартабыз. Кагыйдәләрдә һәр конструкциягә таләпләр кебек үк, торак йортлар яки социаль учреждениеләр тәрәзәләреннән ераклыгына кадәр язылган. Бүген төрле аңлашылмаучанлыклар килеп чыгарга мөмкин түгел. Тышкы реклама урнаштыру кагыйдәләре бик аңлаешлы һәм үтә күренмәле. Без әлеге зур эшнең шәһәрнең тышкы кыяфәтендә уңай чагылыш табуын күрәбез. Без бизнес-берләшмә ихтыяҗлары һәм шәһәр мәнфәгатьләре арасында баланс төзи алдык", - дип бәяләде Д.Калинкин.

Ә.Баһаутдинов: "Заманча ситиформат шәһәр тирәлеген яңарта"

Тышкы реклама урнаштыруның яңа кагыйдәләре шулай ук ситиформатлар сегменты – пилоннар, пилларслар, коммуникацион күрсәткечләр һәм афиша конструкцияләре үсешенә юнәлдерелгән. "Без заманча ситиформат шәһәр мохитен җанландыра һәм куллану базары өлкәсендә бизнес тәкъдимнәрен таныту өчен яңа мөмкинлекләр бирә, дип саныйбыз. Яңа кагыйдәләр нигезендә ситиформат урнаштыру хәзер шәхси милек объектларында, ягъни автозаправкалар, сәүдә үзәкләре, башка шәхси территорияләрдә рөхсәт ителә", - дип сөйләде Ә.Баһаветдинов.

Спикер Казанда бизнес-җәмәгатьчелек үтенече буенча реклама стеласын алмаштыруга кертелгән яңа реклама форматы – коммуникацион күрсәткеч барлыкка килүен билгеләп үтте. Мондый конструкцияләрне урнаштыру хокукына беренче торглар 2019 елның 2 кварталында "пилот" проект сыйфатында узачак. Моның өчен сәнәгать-склад билгеләнешендәге территорияләр – Журналистлар һәм Ватан урамнары сайланган.

"Бүгенге көнгә шулай ук Островский урамы буенча мәгълүмат кыры булган бер ситиборд урнаштыру да расланган. Конструкция зур түгел, табигый рәвештә шәһәр мохитенә кушылып китә. Реклама кырының күләме - 2,7х3,7 м. Безнең шәһәрдә мондый конструкцияләр юк иде әле, шуңа күрә бу аларны киләчәктә шәһәр мохитенә кертү мөмкинлеген бәяләү өчен "сынау" проекты булачак", - дип тәмамлады чыгышын спикер.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 18.02.2019
Видеорепортаж
18.02.2019 09:27
Казан бюджеты 2018 елда тышкы рекламадан 653,4 млн сум табыш алган
Барлык яңалыклар