Казанда тарихи агач йортларны торгызу фестивале Достоевский ур., 12-нче йортның ишегалдында тәмамланды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче сентябрь, Екатерина Виславская). “Том Сойер фест” фестивале Казанда тергезелгән йортларның берсенең – Достоевский ур., 12 –нче йортның ишегалдында тәмамланды. Тарихи биналарны торгызу эшенә өлеш керткән партнерларга мактау грамоталарын Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин тапшырды.
Фестивальдә катнашу өчен 6 йорт сайланды. Тәҗрибәле төзүчеләр, тимерчеләр һәм архитекторлар күзәтүе астында волонтерлар биналарның фасадларын тәртипкә китерделәр. Аларның нәтиҗәләрен Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау буенча Бөтенроссия җәмгыятенең Үзәк советы рәисе Артем Демидов һ.б. уздырган экскурсия барышында бәяләде.
Маршрутның беренче ноктасы Г.Тукай ур., 33-нче йорт булды. Биредә бинаның фасады буялган, профнастилдан ясалган койма, тарихи коймага якын китереп, агач коймага алмаштырылган. С.Садыкова ур., 14 номерлы йортта да фасад һәм капкалар алмаштырылды. Башка биналар арасында Калинин ур., 4-нче йорт аерылып тора. “Казанда чүкеп ясалган тарихи козыреклы өч биналарның берсе бу”, - диде Олеся Балтусова. Волков ур., 14-нче йорт та уникаль булып чыкты. Беренчедән, әйләнә-тирәдә тарихи бер генә әйбер дә сакланмаган – ул кирпеч йортлар тирәсендә урнашкан. Моннан кала, биредә фасад буялган, яңа агач капкалар һәм койма төзелгән. Достоевский ур., 12-нче йорт соңгы нокта булды. Бу быел төзекләндерелгән йортлар арасында иң зурысы. Биредә дә фасад буялган, койма яңартылган һәм янкорма төзелгән.
Экскурсиядә катнашучылар Ф.Кәрим ур., 11 адресы буенча урнашкан Беркутов йортында да булдылар. Ул тарихи мирас объекты булып тора. Шулай ук фестивальдә ул быел гына түгел, киләсе елга да катнашачак, чөнки эшләр бу ел белән генә чикләнмәде.
Барлык эшләр дә белгечләр таләпләренә туры китереп башкарылды. Быел эшләргә 150-дән артык волонтер җәлеп ителде. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, беренче тапкыр проектта студентлар һәм активистлар гына түгел, “көмеш” волонтерлар – өлкән яшьтәге кешеләр дә катнашты.
“Өченче ел рәттән йортларга икенче тормыш бирәсез. Алар искиткеч, иске Казан йөзен формалаштыралар, бу безнең бик зур мирасыбыз, без аны сакларга һәм балаларыбызга мирас итеп калдырырыга тиешбез, - диде Денис Калинкин. – Волонтерларга көн саен бу эшне башкарганнары, шәһәребезгә мәхәббәтләре өчен рәхмәтемне белдерәм. Әлеге проектка киләсе елга да булышлык итәчәкбез”. Ул проектта катнашкан массакүләм мәгълүмат чаралары һәм коммерцияле компанияләр вәкилләренә Казан Башкарма комитетының мактау грамоталарын тапшырды.
Моннан кала, Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау буенча Бөтенроссия җәмгыятенең территориаль республика бүлегеннән һәм “Том Сойер фест” оештыручыларыннан иң актив волонтерларга, партнерларга бүләкләр тапшырылды. Артем Демидов казанлыларга киләсе елда беренче булып башка төбәкләр һәм илләрдән волонтерлар җәлеп итәргә тәкъдим итте.
Шул ук вакытта, фестивальне оештыручылар киләчәккә зур планнар кора. Алар адресына ел дәвамында тарихи йортларда яшәүчеләрдән бик күп мөрәҗәгатьләр килә, алар саны 68 данә тәшкил итә. Проектта катнашачак йортларны язын сайлыйлар. Беркутов йортыннан кала, киләсе елга Волков ур., 42 адресы буенча урнашкан Богородицкий йорты, шулай ук Щапов ур., 19 һәм 21 номерлы йортлар керә.
Бәйрәм чарасында шулай ук “Иске шәһәр” территориясе префекты Марат Усманов, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы урынбасары Айрат Әхмәдуллин һ.б. катнашты.