Казанның туристлык тармагы пандемия китереп чыгарган кризистан соң актив рәвештә торгызыла.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы сентябрь, Алена Мирошниченко). COVID-19 пандемиясе белән бәйле аеруча зыян күргән Казанның туристлык тармагы җәй көне үзенең эшчәнлеген акрынлап торгыза башлады. Әйтик, агымдагы елның июнендә отельләр йөкләнеше уртача 15% чамасы тәшкил итсә, бу саннар июльдә – 49,5%, ә августта – 65%. Бүген бу хакта Казан башкарма комитетында эшлекле дүшәмбедә туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова хәбәр итте.
Узган ел белән чагыштырганда, туристлар агымы 2 тапкырга артык кимегән.
"5-нче июньнән РФнең башка төбәкләреннән килгән гражданнарның ике атналык самоизоляцияне саклау, шулай ук COVID-19 инфекциясе турында белешмә бирү бурычы юкка чыгарылды. Бу чикләүләрне бетерү шәһәрдә туристик сезонны башларга мөмкинлек бирде», – дип билгеләп үтте Дарья Санникова һәм хәзерге вакытта туристлар агымының тотрыклы үсеше күзәтелә, дип өстәде.
Гадәттәгечә туристлар өчен иң кызыклы объектлар булып «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, Бауман урамы, Кремль яр буе, Иске Татар бистәсе һәм «Казан» гаилә үзәге кала.
Гыйнвардан августка кадәр Казан Кремлендә 1 млн 218 мең турист булган, аларның 6-7%-ы – чит ил кунаклары. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда туристлар агымы 2 тапкырга артык кимегән, ул вакытта саннар күрсәткече 2 млн 800 мең туристны тәшкил иткән.
Туризмны үстерү комитеты директоры билгеләп үткәнчә, нигездә, чит илдән килүче туристлар арасында якын чит илләрдән, Кытайдан, Төркиядән, АКШ һәм Франциядән туристлар бар. Эчке туризм турында сөйләгәндә, Казанга килүчеләр арасында нигездә Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Владимир өлкәләре, Урал һәм Идел буе федераль округы шәһәрләре халкы булган. Моннан тыш, Tvil.ru ял өчен торакны беркетү порталы мәгълүматлары буенча, Казан туристлар арасында иң популяр шәһәрләрнең беренче өчлегенә кергән.
«Шунысын да әйтергә кирәк, пандемия туризм формасына үзгәрешләр кертте. Туризм тагын да индивидуальләште. Кунаклар инде зур төркемнәрдә сәяхәт итәргә теләк белдерми, гаилә яки зур булмаган компанияләр белән йөрүне өстен күрә. Сезонның тренды булып экологик туризм торды. Экологик маршрутлар, урман походлары һәм мондый ял төрләре популярлыгының артуы күзәтелә. Үзең ризык әзерләргә мөмкинлекләре булган фатирлар, йортлар арендалау ихтыяҗы артты, бу кафе һәм рестораннар өчен тотылган чыгымнарны киметә», - дип сөйләде Д.Санникова.
«Юкка чыккан әйләнешләрне махсус стимуллаштыру чаралары ярдәмендә генә кире кайтарырга мөмкин»
Пассажир агымын арттыруда тимер юл элемтәсен яңарту зур ярдәм булды, хәзерге вакытта Казаннан 30 юнәлеш бар. Яңа халыкара рейслар барлыкка килде. Ил эчендә казанлылар Калининградтан алып Ханты-Мансийскка кадәр 37 юнәлештә оча ала, шул исәптән Казаннан Мәскәүгә көн саен 14 рейс каралган. «Җәйге чорда Казан аэропортының пассажирлар агымы 540 мең 396 кеше тәшкил итте, бу узган җәй белән чагыштырганда ике тапкырга кимрәк», - дип билгеләде спикер. Моннан тыш, Казанда теплоходлар өчен навигация дә рөхсәт ителгән. Җәйге чорда пассажирлар агымы 296 мең 500 кешене тәшкил иткән, узган ел белән чагыштырганда кимү аермасы зур түгел.
«Һичшиксез, килеп туган шартларда тармаклар тарафыннан югалткан әйләнешләрне кабат бары тик махсус кызыксындыру чаралары ярдәмендә генә җыярга мөмкин. Шулай итеп, Татарстан эчке туризмны стимуллаштыруның федераль программасы гамәлдә булган төбәкләр исемлегенә керде: казанлылар һәм башка шәһәрләрдә яшәүчеләр сатып алынган турлар өчен 20%-ка кадәр кешбэк алырга мөмкин иде. Программада Казанның 27 урнаштыру чарасы, Татарстанның 13 күмәк урнаштыру чарасы, шулай ук Казанның 9 туроператоры катнашты», – дип сөйләде Д.Санникова.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, акция октябрьдә яңадан эшли башлаячак. Кешбэк 20% тәшкил итәчәк. Ә аны алу шартларына бәясе ягыннын чикләүләрсез 2 төннән башлап яшәү керә. Акция 2021 елның гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.
Агымдагы елның июнендә Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасы туризмны үстерү комитеты белән берлектә «2+1» яисә «2 бәясе буенча 3 төн» масштаблы программасы старт алды.
Моннан тыш, кафеда һәм рестораннарда кодлы сүз ярдәмендә туристларның 25% ташлама алу мөмкинлеге булды. Хәзерге вакытта акциядә 23 урнаштыру чарасы һәм 14 җәмәгать туклануы йорты катнаша, ташлама белән 1,5 меңгә якын кеше файдаланган. Акция 28-нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Казанда өч кунакханә һәм 11 хостел эшләрен тулысынча туктатты.
Кызганыч, туристлык тармагы югалтуларсыз калмады. Казанда «Агропарк», «Телевышка», «Сыйфат» кунакханәләре һәм 11 хостел тулысынча эшләрен туктатты. «Милена» кунакханәсе реконструкциягә ябылды. Шулай итеп, бүгенге көндә Казанда күмәк урнаштыруның 240 чарасы эшли.
Дарья Санникова билгеләп үткәнчә, катлаулы икътисади хәлгә карамастан, зыян күргән тармакларга ярдәм итү өчен федераль кредитлау программасы ярдәмендә туристлык бизнесы кадрлар составын саклап кала алды.
«Финанслау булмау сәбәпле, барлык уйланганнарны да тормышка ашыру мөмкин булмады, аерым алганда, традицион «Төнге велофест», «Тәмле Казан» һәм милли костюм фестивале узмады», – дип хәбәр итте туризмны үстерү комитеты директоры.
Хәер, бу вакытта шәһәрдә туристлык инфраструктурасын тиешле хәлдә тоту буенча аерым эш алып барылды. Шулай итеп, Казанның тарихи үзәгендә зыян күргән туристик навигация элементлары торгызылды. Алты пюпитр һәм ике туристик карта аякка бастырылды.
Ә июльдә Казанда шәһәрнең бизәге әверелгән яңа объект – Бауман урамындагы 9-нчы йорт, элеккеге «Казан кунакханәсе» янында, «Фонари» арт-объекты барлыкка килде. Арт-объект эшмәкәр Татьяна Самоделок һәм архитектор Ирина Аксенова ярдәме белән ачылды.
«Туристларның безгә вирусларның артык порциясен кертмәве дә, һәм бездә чирләмәве дә мөһим»
«Туристлык тармагына пандемия җитди һөҗүм ясады. Әгәр башка тармакларда я читтән торып, я куркынычсызлык таләпләрен үтәп эшләүне дәвам итәргә мөмкин булса, монда «турист юк – эш юк». Өстәвенә, бу барысына да кагылды: кунакханәләр, рестораннар, сувенир кибетләре, экскурсоводлар һәм кунак кабул итү өлкәсендәге башка белгечләр һәм предприятиеләр», – диде Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин.
Ул билгеләп үткәнчә, бу вәзгыятьтә өч кунакханә һәм 11 хостелны югалту инфраструктура өчен күп түгел. «109 кунакханә һәм 131 хостел сакланып калды. Урнаштыру чараларының август йөкләнешенең 65% дәрәҗәсендә булуы, вәзгыять акрынлап үз җаена кайтыр дигән оптимизм һәм өмет уята. Зур аудиторияне җәлеп иткән берничә эре туристик вакыйганы гамәлдән чыгаруга карамастан да Казанга киләләр. Безнең шәһәргә карата кызыксыну югары», – дип билгеләде Казанның беренче вице-мэры һәм бу туристик маршрутларның һәм истәлекле урыннарның торышына зур игътибар таләп итә дип ассызыклады. Д.Калинкин бу мәсьәләне контрольдә тотарга күрсәтмә бирде.
Денис Калинкин фикеренчә, туристлар агымын җанландыруда федераль һәм республика дәрәҗәсендә кабул ителгән стимуллаштыру чаралары үз ролен уйнады. Гомуми туклану предприятиеләре өчен муниципалитетның җәйге верандаларны түләүсез урнаштыруга рөхсәт бирүе зур ярдәм булды. «Иң мөһиме - куркынычсызлык чараларын үтәүне туктатмау. Безгә дә туристлар вирусларның артык порциясен кертмәсен, һәм бездә авырмасыннар да», – дип йомгаклады Д.Калинкин.