В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Башкарма комитет бүлекчәләре җитәкчеләренә 3 көн эчендә ведомство каршындагы оешмалар белән аңлату эшләре башкарырга кушты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче март, Алсу Сафина). Сәүдә объектларында, предприятие һәм оешмаларда янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлүне тәэмин итәргә кушты бүген Гадәттән тыш хәлләр буенча шәһәр комиссиясе утырышында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов.
Чарада Башкарма комитетның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе җитәкчесе Алексей Соколов, республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, район администрацияләре, сәүдә үзәкләре, автотранспорт предприятиеләре, кече һәм урта бизнес вәкилләре – барлыгы 100-гә якын кеше катнашты.
Башкарма комитетның зур залында үткән киңәшмә 25 мартта Кемероводагы сәүдә үзәгендә чыккан янгында һәлак булучылар истәлегенә бер минут тынлыктан башланды. Соңгы мәгълүматлар буенча, фаҗигадә 64 кеше, шул исәптән 41 бала гомере өзелде. “Экспертлар билгеләп үткәнчә, янгын вакытында янгын сигнализациясе эшләмәгән, ә кибетләрдә йөрүче кешеләр, янгын очрагында чыгу ишекләре бикле булганга, бина эчендә калган. Казан мондый фаҗига турында ишетеп кенә белми. Өч ел элек, 2015 елның 11 мартында “Адмирал” сәүдә үзәгендә янгын чыккан иде, нәтиҗәләр шулай ук фаҗигале – 17 кеше һәлак булды, 70-тән артык кеше зыян күрде, ә ике кеше әлегә кадәр хәбәрсез югалган булып исәпләнә”, - дип искәртте Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары.
Д.Фәттахов утырышта катнашучыларны янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләренә җаваплы карарга чакырды. “Мондый бәла-казалар күрсәткәнчә, хата бәясе – кеше гомере, - дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары. – Тикшерү органнарының һәр таләбе үтәлергә тиеш. Залда утыручыларның һәрберсе әлеге сорауны шәхси контрольдә тотса, күп кенә фаҗигале хәлләрне булдырмый калырга мөмкин”.
Янгын куркынычсызлыгы таләпләренең берсе генә үтәлмәсә дә, кеше гомере өзелергә мөмкинлеге турында Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов та билгеләп үтте. Аның сүзләре буенча, әлеге елның беренче кварталы эчендә Казанда 322 янгын теркәлгән. Тулаем алганда, янгыннарның гомуми саны – 5-6 процентка, зыян күрүчеләр саны 43 процентка кимегән, ләки үлүчеләр саны арткан. Ф.Тимурханов искәртеп үткәнчә, янгын белән саксыз эш итү, төзек булмаган җылылык һәм электр җайланмалары янгыннарның төп сәбәпләре булып торалар. “Без бәла-казалар булмасын өчен барысын да эшләргә тиешбез”, - дип ассызыклады ул.
Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен Башкарма комитет бүлекчәләренә, предприятиеләр, оешмалар, сәүдә үзәкләре җитәкчеләренә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә һәм моны хезмәткәрләрдән дә таләп итәргә кирәк, дип билгеләп үтте Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе. Ф.Тимурханов җыелганнарны янгын сигнализациясенең, янгын сүндерү, төтенгә каршы саклау, кешеләргә хәбәр итү автоматлаштырылган системалары төзеклеген тәэмин итәргә чакырды.
Ф.Тимурханов юллар, биналарга, корылмаларга, ачык складларга керү юлларының төзеклеген тәэмин итүгә аерым игътибар юнәлтте. Аның сүзләре буенча, хәзерге вакытта сәүдә объектларына һәм биек биналарга якын килү проблемага әйләнә.
Янгын куркынычсызлыгы чаралары арасында – кирәкле санда эвакуация юллары һәм чыгу юллары булу, даими рәвештә эвакуация буенча күнекмәләр башкару. “Кемероводагы фаҗигадән соң 3 көн үтте, ә кайбер җитәкчеләр һаман планнан тыш инструктаж үткәрмәгән! Сез мондый хәл сезне читләтеп узар дип уйлыйсызмы?”, - дип мөрәҗәгать итте Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе залда утыручыларга. Ф.Тимурханов җитәкчеләргә уку-методик үзәктә белем алырга киңәш итте.
Искәртергә кирәк, тикшерү органнары тикшерүләр уздыру мөмкинлегендә федераль законнар тарафыннан чикләнгән. Моннан кала, Ф.Тимурханов билгеләп үткәнчә, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү таләпләрен бозган өчен вазыйфаи затлар дисциплинар һәм җинаять җаваплылыгына тартыларга мөмкин.
Утырыш азагында Дамир Фәттахов Башкарма комитет бүлекчәләре җитәкчеләренә 3 көн эчендә ведомство каршындагы оешмалар белән аңлату эшләре башкарырга кушты.