Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.04.2018, 22:48

Д.Фәттахов: “FIFA Казанның 2018 Дөнья чемпионатына әзерлек тәҗрибәсен билгеләде”

Мәскәүдә Виталий Мутко җитәкчелегендә узган семинар-киңәшмә шәһәрләрне чемпионатта катнашашучы командаларны каршы алуга әзерләү сорауларына багышланды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче апрель, Екатерина Виславская). Бүген Мәскәүдә Казанның 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек буенча тәрҗирбәсе тәкъдим ителде. Урам-юл челтәренең объектлары янында урнашкан һәм беркетмә маршрутлары составына кертелгән территорияләрне төзекләндерү турындагы доклад белән Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов чыгыш ясады.

Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте сораулары буенча РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Виталий Мутко җитәкчелегендә узган семинар-киңәшмә шәһәрләрне чемпионатта катнашашучы командаларны каршы алуга әзерләү сорауларына багышланды. Әлеге фикер алышулар даими рәвештә атнасына бер тапкыр уздырыла, шәһәрләр видеоконференция режимында элемтәгә керә. Ләкин бу юлы барлык вәкилләр дә Мәскәүдә җыелды. Семинар-киңәшмә 4 сәгать дәвам итте, хезмәттәшләр алдында РФ Спорт министры урынбасары Павел Новиков, “Россия 2018” оештыру комитетының генераль директоры Алексей Сорокин, “Россия-2018” оештыру комитетының операцион директоры Дмитрий Годунов, “Россия 2018” оештыру комитетының транспорт департаменты директоры Николай Никитенко һәм башкалар чыгыш ясады. Чемпионат катнашучыларына транспорт хезмәтен күрсәтү, иминлек тәэмин итү, милли командалар өчен тренировка мәйдан базалары әзерләү һәм командаларны сәламләп каршы алу форматы мәсьәләләре каралды.

Дамир Фәттаховның чыгышының бер темасы - кунакчыллык зонасын әзерләү. “FIFA һәм “Россия 2018” оештыру комитеты Казанда әлеге эшнең барышы турында беләләр. Бүгенге көндә шәһәребез уңай үрнәк дәрәҗәсенә китерелгән. Безне масштаблы халыкара чаралар уздыру һәм шәһәрне төзекләндерү, яшелләндерү, бизнес белән эш итү мәсьәләләре буенча тәҗрибәбез белән уртаклашырга сорадылар”, - диде Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары.

Дамир Фәттахов билгеләп узганча, шактый эш инде башкарылган булса да, 1-нче июньгә кадәр Казанда әле 2 млн кв. м юл төзекләндерәсе, 23 кв.м чәчәк түтәлләре, 3 мең кашпо һәм чәчәк вазоннары әзерлисе, 3,7 мең агач утыртасы, 7,5 мең кв.м газон җәясе һәм башка эшләр башкарасы бар.

Дамир Фәттаховның чыгышы нәтиҗәләре буенча Виталий Мутко Казанда гамәлгә ашырылган уңышлы проектлар рәтен билгеләде, шулар арасында: Криштиану Рональдо белән граффити, чәчәк композицияләре, төзекләндерү һәм уңайлы навигация, меню һәм кунакчыллык сораулары буенча рестораторлар белән эш итү.

Футбол буенча дөнья чемпионаты 14-нче июньнән 15-нче июньгә кадәр Россиянең 11 шәһәрендә узачак. Казанда төркем этабы кысасында 6 матч уздырыла: Франция һәм Австралия 16-нчы июнь көнне очрашачак, Испания һәм Иран - 20-нче июнь, Польша һәм Колумбия - 24-нче июнь, Германия һәм Көньяк корея - 27-нче июнь. 30-нчы июньдә финалның 1/8 матчы, ә 6-нчы июльдә финалның ¼ матчы узачак.

Барлык яңалыклар