В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Авыручылар арасында 29 кеше Казанда яши.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы июль). Татарстанда COVID-19 авыруының 55 яңа очрагы теркәлгән, аларның 5-се читтән килгән, калганнары – контактлы. 15 кеше хастаханәгә озатылган, 40 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 29 кеше Казанда яши, 11 кеше – Яр Чаллыда, 3 кеше – Аксубай районында, икешәр кеше – Актаныш, Алабуга һәм Норлат районнарында, берешәр кеше – Әлки, Әлмәт, Югары Ослан, Минзәлә, Мөслим һәм Тукай районнарында.
19-нчы июльгә Татарстанда 23 мең 315 COVID-19 авыруы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 20 мең 814 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 8 – узган тәүлектә.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 24 мең 633 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 5 млн 982 мең 766 кеше авырган, 5 млн 359 мең 995 кеше сәламәтләнгән, 149 мең 138 кеше үлгән.