Авыручылар арасында 14 кеше Казанда яши.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче июнь). Татарстанда COVID-19 авыруының 38 яңа очрагы теркәлгән, барысы да контактлы. 11 кеше хастаханәгә озатылган, 27 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 14 кеше Казанда яши, 10 кеше – Яр Чаллыда, 3 кеше – Алабуга районында, 2 кеше – Менделеевск районында, берәр кеше – Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Биектау, Зәй, Яшел Үзән, Минзәлә, Түбән Кама, Тукай районнарында.
27-нче июньгә Татарстанда 22 мең 324 СОVID-19 авыруы очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 20 мең 85 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 16 – узган тәүлектә.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә авыруның 20 мең 538 яңа очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 5 млн 451 мең 291 кеше авырган, 4 млн 956 мең 714 кеше сәламәтләнгән, 133 мең 282 кеше үлгән.