В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда пандемия вакытында 2748 кеше сәламәтләнде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июнь). Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус белән авыруның 54 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 1-се - читтән алып керүче, 53-е - авыручылар белән контактта булучылар. 12 кеше хастаханәгә озатылган, 42 кеше өйләрендә дәвалана - аларның авыруы симптомсыз яки җиңел формада уза.
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча республика оператив штабында хәбәр итүләренчә, авыручылар арасында - 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 11 кеше бар, 18 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 14 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 9 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 2 кеше - 70 яшьтән 80 яшькә кадәр.
35 кеше - Казанда, 10 кеше - Яр Чаллыда һәм берәр кеше - Азнакай, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Түбән Кама, Нурлат, Балык Бистәсе һәм Саба районнарында яши.
9-нчы июньгә Татарстанда барлыгы 3665 СОVID-19 авыруы теркәлгән, 2748 кеше савыккан, шул исәптән 35 кеше соңгы тәүлектә. Дәвалауда 906 кеше кала.
Россиядә соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе белән авыруның 8 мең 595 яңа очрагы расланды. Шул рәвешле, илдә барлыгы 485 мең 253 кеше авырган. Шуның 242 мең 397-се савыкты, 5 мең 971 кеше үлде.