В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус белән авыруның 46 яңа очрагы теркәлгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче июнь). Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус белән авыруның 46 яңа очрагы теркәлде, шуларның берсе читтән алып керелгән. 45 кеше инфекциялеләр белән элемтәдә булганнан соң авырый.
19 авыру хастаханәгә озатылган, 27 кеше өйләрендә дәвалана - аларның авыруы симптомсыз яки җиңел формада уза.
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча республика оператив штабында хәбәр итүләренчә, авырып китүчеләр арасында 1 кеше - 18 яшьтән 30 яшькә кадәр, 16 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 9 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 14 кеше - 60 яшьтән алып 70 яшькә кадәр, 5 кеше - 70 яшьтән 80 яшькә кадәр, берсе - 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
18 кеше - Казанда, 11 кеше - Чаллыда, икешәр кеше - Яшел Үзән, Алабуга һәм Чирмешән районнарында, берәр кеше - Әлмәт, Арча, Биектау, Кайбыч, Лаеш, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч, Саба, Тәтеш, Тукай районнарында яши.
14-нче июньгә Татарстанда СОVID-19 белән авыруның барлыгы 3914 очрагы теркәлгән, 2816 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән соңгы тәүлектә - 3 кеше.
Россиядә соңгы тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 8835 яңа очрагы теркәлгән. Шул рәвешле, илдә авыру очраклары саны 528 мең 964-ка җиткән. 280050 кеше сәламәтләнгән, 6948 кеше үлгән.