В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
17-нче июньгә Татарстанда барлыгы 4040 СОVID-19 авыруы теркәлгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июнь). Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусның 39 яңа очрагы теркәлде, барлык очраклар да - контактлы.
Авыручыларның 13-е хастаханәгә озатылган, 26 кеше өйдә дәвалана - аларның авыруы симптомсыз яки җиңел формада уза.
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча республика оператив штабында хәбәр итүләренчә, авырып китүчеләр арасында 1 кеше - 18 яшькә кадәр, 4 кеше - 18 яшьтән 30 яшькә кадәр, 14 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 9 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 4 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 5 кеше - 70 яшьтән алып 80 яшькә кадәр һәм 2 кеше - 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
31 кеше Казанда, 3 кеше Аксубай районында, 2 кеше Чаллыда, берәр кеше Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш районнарында яши.
17-нче июньгә Татарстанда барлыгы 4040 СОVID-19 авыруы теркәлгән, 2874 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 39 кеше соңгы тәүлектә. Шул ук вакытта республикада коронавирстан 12-нче үлем очрагы расланды - 1941-нче елгы Казан кешесе вафат булды.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә коронавирус инфекциясе белән авыруның 7843 яңа очрагы расланган. Шул рәвешле, илдә барлыгы 553 мең 301 кеше авырган. 304 мең 342 кеше сәламәтләнгән, 7478 кеше үлгән.