Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.12.2021, 10:30

«Нәрсә? Кайда? Кайчан», шугалак һәм табигатьтә шашлык: Яңа елны казанлылар ничек каршы ала?

KZN.RU порталы гаиләләрне берләштерә һәм бәйрәмне күңеллерәк итә торган традицияләр турында сөйли.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче декабрь, Алинә Бережная). Яңа ел җитәргә санаулы сәгатьләр калды. Кагыйдә буларак, елның соңгы көнендә һәр йортта гаилә әгъзалары бәйрәм өстәле янында җыелырга тырышалар, бүләкләр һәм җылы теләкләр белән алмашалар. Шул ук вакытта һәр гаиләнең үзенә генә хас үзенчәлекле гореф-гадәтләре бар, алар барлык буын вәкилләрен берләштерә һәм бәйрәмне күңеллерәк итә. KZN.RU порталы Яңа ел алдыннан гаилә традицияләре турында материаллар циклын дәвам итә.

«Һәр иртә саен Кыш бабай безгә чыршы астында кечкенә генә тәмле сюрприз калдыра»

Мәдинә Сәлимова, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясенең матбугат сәркатибе:

Безнең гаилә зур: әти-әни, мин һәм ике кече сеңелем. Әни күптән гадәткә кертте: 1-нче декабрь көнне без бөтен гаиләбез белән чыршы бизибез. Чыршыга эленәчәк уенчыкларны сайлау бик мөһим! Ул киләсе елны символлаштырачак, шуңа күрә эшкә бик җаваплы карыйбыз, уенчыкны элгәндә теләк телибез. Бер кич эчендә 15 теләкне теләргә мөмкин.

Ә алга таба иң кызыгы башлана: һәр иртәне Кыш бабай чыршы астына кечкенә генә тәмле сюрприз алып килә. Декабрьдә китсәк тә, бүләкләр чыршы астына куела: без кайтканда алар тау кадәр җыелган була.

Традицияне бозмас өчен, кайвакыт үзебез белән чыршыны диңгезгә алып барабыз: былтыр Занзибарда безнең чыршы, бәлки, бердәнбер – ярты метр биеклектәге, каты тукымадан булгандыр. Иртән аның янына йөгерә идек һәм сюрприз сыйфатында калдырылган җирле җиләк-җимешләрне таба идек.

Гыйнвар бәйрәмнәре тәмамлана, Кыш бабай ялга китә, ә без бераз күңелсезләнәбез һәм киләсе 1-нче декабрьне көтәбез.

«31-нче декабрь иртәсендә гадәттәгечә барлык туганнарыбызда булабыз, котлыйбыз, табигатькә чыгабыз»

Владимир Жаворонков, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы:

Элек, гамәлдәге табиб булганда, Яңа ел төнендә кизү тору сирәк күренеш булмады. Хәзер ешрак бәйрәмнәрдә өйдә булам. 31-нче декабрь иртәсендә барлык туганнарыбызда кунак булабыз , бүләкләр тапшырабыз, табигатькә чыгабыз, кайвакыт шашлыклар кыздырабыз. Яңа елны өйдә, гаилә белән каршы алабыз.

Безнең өстәл өстендә һәрвакыт ит – пешерелгән үрдәк яки каз, тәмле салатлар. 1-нче гыйнварда, эшкә барасы булмаса, вакытны туганнар белән үткәрәбез, чаңгыда шуабыз яки башка кышкы спорт төрләре белән шөгыльләнәбез.

«Хатыным һәм кызым белән традицияне яңартабыз – бәйрәм алдыннан пилмән бөгәбез»

Роман Фәтхетдинов, Казанның Совет районы хакимияте башлыгы:

Яңа ел – безнең гаилә өчен үзенчәлекле бәйрәм. Без һәрвакыт бәйрәм өстәле янында җыелырга һәм бу көнне иң якыннар янәшәсендә үткәрергә тырышабыз.

Балачакта безнең җылы гаилә традициясе бар иде – ел саен пилмән ясау. Барлык кеше катнаша иде, һәм бу безне бик якынайта иде. Хәзер без хатыным һәм кызым белән бу традицияне яңартабыз. Әле тагын чыршы шәһәрчекләренә бергәләп сәяхәт кылырга яратабыз: якыннарыбызның кышкы әкияткә ничек шатлануларын һәм ышануларын күрү күңелле, ә Яңа ел тылсымы туган-тумачалар янында булганда һәрвакыт көчлерәк сизелә.

Яңа ел башлануны табигатьтә үткәрергә тырышам: гыйнварның беренче көннәрендә кышкы балыкка чыгам. Бу шөгыль тынычландыра һәм эш көннәрендә гаять зур тизлек белән баручы вакыт белән ләззәтләнергә мөмкинлек бирә. Дустым белән күңелле сөйләшеп балык тоту вакытында мин ял итәм һәм эшләү өчен яңа көч һәм энергия җыям.

«Өйгә Кыш бабай һәм башка әкият персонажлары килә иде»

Алия Денисова, кофейнядагы менеджер:

Минем әни балалар бакчасында тәрбияче булып эшләде, шуңа күрә Яңа ел бездә һәрвакыт күңелле узды. Өйгә Кыш бабай һәм башка әкият персонажлары килә иде. Хәзинә карталары белән бүләкләр эзләү очрагы истә калган.

Зуррак үскәч, мин әнигә Яңа елны оештыруда ярдәм итә идем, бәйрәмнәр, әкиятләр, бүләкләр темасына сораулар белән «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уенын уздырган хәтердә. Безнең бәйрәмдә, һичшиксез, барысы да матур итеп киенгән була иде.

Хәзер Яңа елны бөтен гаилә белән каршы алу мөмкинлеге юк, шуңа күрә мин һәм Айдар (минем абыем) бүләкләр белән посылка җыябыз һәм аны әти-әниләргә җибәрәбез, ә инде әни өйдә минем туганнарымның балалары өчен посылка эзләү буенча квест оештыра.

Яңа ел төнендә әти-әниләр белән бер өстәл артында булмасак та, без видеочатта шалтыратышабыз һәм бер-беребезне котлыйбыз.

«Миңа елның соңгы көнендә туу бәхете елмайган»

Марат Закиров, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы:

Миңа елның соңгы көнендә туу бәхете елмайган, һәм минем өчен бөтен ил белән берьюлы ике бәйрәмне билгеләп үтү – зур бәхет. Бала тудыру йортында минем тууымны гыйнвар аенда теркәргә теләгәннәр, тик шулай да «31 декабрь» дип язганнар һәм бу минем өчен гомерем буена билге: мин һәрвакыт якынлашып килүче елдан бер көнгә өлкәнрәк.

Күпләрне балачакта миңа ничек бүләкләр бирүләре кызыксындырды. Берне зурны!

Балачакта туган көн иртән гаиләнең котлауларыннан башлана иде, 16:00 сәгатькә кадәр без кунаклар белән минем бәйрәмне билгеләп үтә идек. Ә аннары барысы да Яңа ел мәшәкатьләренә күчә иде.

Хәзер барысы да бераз үзгәрде: иртән мин әти-әнием янына барам, улларының тууы белән котларга. Әни еш кына әйтә, әти-әнисе исән чакта кешенең ике канаты бар, ди. Ике канат белән мин дә бу тормыш буенча барам, әти-әниләр булышалар, киңәшләр бирәләр, шуңа күрә бу көнне, әлбәттә, алар белән вакытны үткәрү аеруча күңелле.

Соңгы берничә елда минем кечкенә генә гадәтем барлыкка килде: 31-нче декабрь көнне «Черек күл» дәге шугалакта шуу . Быел ничек булыр, белмим әле, әмма курантлар сукканда гаиләм белән булачакмын.

Барлык яңалыклар