В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кайбер вакыйгаларда катнашу өчен алдан теркәлү кирәк
Бу атнада Татарстан Милли музее филиалларында бушлай чаралар сериясе узачак.
21 март көнне шәһәрлеләрне Бөтендөнья шигърият көненә багышланган ачык микрофонга чакыралар. Теләгән һәркем үз әсәрләрен яки башка авторларның яраткан шигырьләрен укый алачак. Теләсә кайсы телдә чыгыш ясарга мөмкин булачак.
Чара 18:00 сәгатьтә Татар китабы йортында түбәндәге адрес буенча башлана: Островский ур., 15. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлү кирәк.
Тулырак мәгълүматны алу өчен түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итәргә була: +7(927)499-72-26; +7(843)590-80-66; +7(843)590-80-67.
Якшәмбе, 23 мартта, Салих Сәйдәшев музеенда «Гобәйдуллина: тавыш тудырып» музыкаль программасы планлаштырылган. Композитор София Гобәйдуллина истәлегенә багышланган очрашуда музей кунаклары аның әсәрләре белән хозурлана, иҗатчының музыкаль теле үзенчәлекләре, фәлсәфи һәм рухи эзләнүләре турында белә алачак. Очрашуның модераторы – композитор Миләүшә Хәйруллина.
Вакыйга 15:00 сәгатьтә башлана, керү ирекле. Шәһәр кешеләрен Горький урамы, 13 адресы буенча көтәләр.
Мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге балалар өчен «Сезне Мияубикә чакыра» театральләштерелгән музей бәйрәме уздырыла. Чара Габдулла Тукайның «Мияубикә» мәчеләренә һәм шигыренә багышланган. Программада – викториналар, табышмаклар, уеннар, рәсем буенча дәресләр. Бәйрәм үткәрү өчен 20 дән 50 гә кадәр кеше җыела. Тулырак мәгълүмат алу өчен түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: +7(843)590-86-67 һәм +7(927)440-64-62. Чара Г.Тукай ур., 74 адресы буенча Габдулла Тукайның әдәби музеенда узачак.