Депутатлар Иннополис лицеенда һәм университетында булдылар.
Фото: Казан шәһәр Думасы
(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче июнь). Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» һәм Казан шәһәр Думасының «Өмет – Надежда» депутатлар берләшмәләренең Иннополис технопаркында узган уртак күчмә утырышында социаль өлкәдә цифрлаштыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Хәтер һәм кайгы көнендә депутатлар Бөек Ватан сугышы корбаннары истәлегенә Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.
Утырыш профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашында узды. Аның алдыннан катнашучылар белем бирү инфраструктурасы белән таныштылар: Иннополис лицеенда һәм университетында булдылар.
Аннары Н.И.Лобачевский исемендәге технопаркта «Цифрлы технологияләр – безнең хәзерге һәм киләчәк» темасына уртак утырыш узды. ТР Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева үзенең чыгышында социаль хезмәтләрне цифрлаштыруны үстерүнең мөһимлеген билгеләде. Утырышта катнашучыларны «Иннополис» махсус икътисадый зонасы» АҖ генераль директоры урынбасары Дмитрий Вандюков һәм «Өмет – Надежда» Казан шәһәр Думасының хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Людмила Андреева сәламләде.
«Татарстан Республикасы социаль өлкәсендә цифрлы технологияләр үсешенең төп юнәлешләре турында» дигән нотык белән Татарстан Республикасы Цифрлы трансформация үзәге җитәкчесе урынбасары Булат Исмәгыйлев чыгыш ясады. Ул 2014 елдан Татарстанда «Татарстан Республикасы халкының социаль регистры» дәүләт мәгълүмат системасы эшләве турында сөйләде. «Дәүләт хезмәтләренең бер өлешен тулысынча электрон рәвешкә күчерү ярдәмендә өйдән чыкмыйча гына социаль әһәмияткә ия хезмәтләрне алу мөмкинлеге бар», - дип билгеләп үтте нотыкчы. Шулай ук ул гражданнарга социаль ярдәм чаралары күрсәтү буенча «Кайгырту» цифрлы платформасы эше турында сөйләде. Сервис 2021 елның февралендә эшли башлады һәм халыкка нинди ташламалар бирелгәнен белергә мөмкинлек бирә.
Депутатлар әлеге сервис турында бөтен кеше дә белми дип билгеләп үттеләр һәм халыкка активрак мәгълүмат бирергә киңәш иттеләр.
ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина үз нотыгында балаларның интернетта мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итү турындагы мәсьәләне күтәрде.
Уртак утырыш вакытында башка мәсьәләләр дә каралды, шул исәптән хатын-кыз депутатлар берләшмәләре арасындагы хезмәттәшлек.