В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
KZN.RU порталы көндез һәм төнлә бәлагә юлыккан кешеләргә ярдәмгә килергә әзер булган «ЛизаАлерт» иреклеләренең батырлыгы турында сөйли.
Фото: ТР «ЛизаАлерт» эзләү-коткару отряды
(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы август, Дмитрий Никитин). Татарстанда ел саен берничә йөз кеше хәбәрсез югала. «ЛизаАлерт» эзләү-коткару отряды гына да узган ел югалган кешеләр буенча 838 гариза алган, 626 кеше исән-сау табылган. Өлкәннәр акча эшләргә китә һәм элемтәсез кала, картлар өйдән чыгып китә һәм хәтерләрен югалта, ә балалар һәм яшүсмерләр әти-әниләре белән сүзгә килеп чыгып китәләр. KZN.RU порталы көндез һәм төнлә бәлагә юлыккан кешеләргә ярдәмгә килергә әзер булган иреклеләрнең батырлыгы турында сөйләячәк. «ЛизаАлерт» отрядының Татарстандагы төбәк бүлеге матбугат хезмәте җитәкчесе Адриана Расписная волонтер булу һәм эзләнүләр ничек узуы, югалган кешене табу һ.б. турында сөйләде.
Россиянең иң танылган эзләүчеләр отряды 12 ел элек – 2010 елның 15 нче октябрендә барлыкка килә. Моңа кадәр бер ай кала, сентябрь аенда, йөзләгән ирекле кеше Мәскәү өлкәсендә югалган дүрт яшьлек Лиза Фомкинаны эзләүгә чыккан, ул апасы белән бергә урманга сәяхәткә китә. Эзләү нәтиҗәсендә, башта – апасын, ә унынчы көнне кызның үзен табалар. Иң куркынычы соңрак ачыклана – судмедэкспертлар Лиза табылуына 10-12 сәгать кала гына вафат булган.
Бу фаҗигале вакыйга Лизаны коткарып калырга тырышучыларның киләчәк язмышында чагылыш таба. Башта форум барлыкка килә, ә аннары отрядның сайты булдырыла, анда беренче иреклеләр теркәлә башлый. Ә alert инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә «хәвеф» дигәнне аңлата.
Россиядә «ЛизаАлерт» оешкан көннән алып, агымдагы елның 7 нче августына кадәр отряд югалган кешеләр буенча 167 мең 498 гариза алган, 121 мең 194 кеше исән килеш табылган. Бүгенге көндә отрядлар республикада 3353 кешенең 2494 ен исән килеш тапкан.
Салкын канлылык һәм аек акыл – нәтиҗәле эзләү нигезе
Бүгенге көндә төбәк вәкиллеге 70-80 гә якын ирекле кешене берләштерә, аларның төп бурычы – югалган кешеләрне оператив эзләү. Беренче елларда отряд балаларны эзләү белән генә шөгыльләнә. Әмма күп мөрәҗәгатьләр килә башлагач, ул югалучының яшенә карамастан, барлык кешеләрне дә эзләргә тотына. Адриана Расписная билгеләп үткәнчә, эзләүнең төп принципларыннан берсе – югалган вакытта кешенең психологик һәм физик халәтен дөрес аңлау.
Гариза килүгә үк, кайнар линия операторы мәгълүматны белешә башлый (кем, кайда һәм кайчан югалган) һәм хәбәрне төбәк вәкиллегенә җибәрә. Адриана ассызыклаганча, барлык гаризалар да хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткәннән соң гына эшли башлана. «Нәкъ менә полициягә гариза язу факты мөрәҗәгать иткән кешеләрнең чын ниятләрен билгеләргә мөмкинлек бирә», – дип өстәде ул.
Эзләү вакытында ирекле ярдәмчеләрдән торган төркем җыела, ягъни актив туплана. Аннары эзләү эшләре белән җитәкчелек итүче координатор гариза бирүчедән өстәмә сораштыру үткәрә.
«Кайчагында кешеләргә без бәла вакытында вакытны юкка сарыф итәбез һәм кирәкмәгән нечкәлекләр турында сораштырабыз кебек тоела. Күңелебез белән без һәрвакыт мөрәҗәгать итүчеләр өчен борчылабыз. Әмма салкын канлылык һәм аек акыл – нәтиҗәле эзләү нигезе», – ди Адриана.
Булган хәлнең картинасы төзелгәч, төп эзләү участоклары билгеләнә. Алга таба эзләнүләр шулай ук ике категориягә бүленә – «шәһәр» һәм «урман». Җирлек белән билгеләнгәч, координатор төркем өчен бурычлар куя. Иреклеләрнең һәр төркеме белән һәрвакыт тәҗрибәле эзләүчеләр идарә итә. Нәкъ менә ул төркемне координацияли һәм баш координатордан актуаль мәгълүмат ала.
Эзләүчеләр төркеме кешене бер көн, бер атна һәм аннан да күбрәк вакыт эзләргә мөмкин. «Әгәр эзләүләр тупикка керсә, аларны туктатмыйбыз, ә башка статуска күчерәбез һәм эшне яңадан торгызырга ярдәм итәчәк мәгълүматларны эзли башлыйбыз», – дип сөйләде Адриана.
Адриананың үзенә килгәндә, ул эзләүчеләр отряды турында танышы югалгач белә һәм үз тормышын «ЛизаАлерт» белән бәйләргә карар кыла. Адриана фикеренчә, отрядка ярдәм итүче һәр ирекле кеше, ахыр чиктә нинди нәтиҗәләр көтүенә карамастан, изге эш башкара.
Эзләүчеләргә еш кына кешенең һәлак булуы ачык аңлашылган очракта ни өчен эзләүне дәвам итүләре турында сорыйлар. «Кешене тапканчы, ул әле исән», – дип билгеләп үтте Адриана.
«Мотивация һәрвакыт бер – кешене табу»
Отрядка еш кына балалар һәм пенсионерларны эзләргә туры килә. «Баланың югалуы һәрвакыт резонанслы вакыйга булып тора, һәм аны эзләүгә гадәттә кешеләр күбрәк җыела, – дип билгеләп үтте Адриана. – Әмма югалучы кешенең яшенә карамастан, мотивация һәрвакыт бер – кешене табу».
Отряд эшчәнлегендә хокук саклау органнары зур роль уйный. Алар үзләре, отрядны югалган кешене эзләүгә җәлеп итү өчен, еш кына координаторлар белән элемтәгә керәләр. Шулай ук коткару һәм башка ашыгыч хезмәтләр белән дә эш җайга салынган.
Соңгы вакытта төбәк вәкиллегендә бөтен кирәкле техника барлыкка килгән. Гомумән, мәгълүмати технологияләр күптән эзләү эшчәнлегенең аерылгысыз өлешенә әверелгән. Отряд актуаль программа белән тәэмин итү мөмкинлекләрен файдаланырга тырыша. Әйтик, ике ирекле кеше «НайдиНас» телеграм-ботын эшләгән. Хәзер һәркем кешене фотога төшерә һәм бот программасына җибәрә ала. Ул, нейрочелтәр файдаланып, аны гаризалар килгән кешеләрнең фотосурәтләре белән чагыштырачак. Кешеләр туры килгән очракта, бот отрядка тиешле хәбәрнамәне җибәрә.
«Монда Кай булды»
Быел Казан яшь тамашачы театры «ЛизаАлерт» отряды вәкилләре белән берлектә шәһәр халкына һәм кунакларына «Монда Кай булды» спектаклен тәкъдим итте. Адриана консультацияләр этабында режиссерның һәр ирекле кеше ниләр кичерүен җиткерә алачагына ышанмаган. Әмма театр труппасы уй-ниятләрен тамашачыларга уңышлы җиткерә алган.
«Балаларны балачактан ук куркынычсызлык һәм өлкәннәр, картлар турында кайгырту кагыйдәләренә өйрәтү бик мөһим, чөнки алар үзләре дә бала кебек була», – дип билгеләп үтте Адриана.
Хәзер «ЛизаАлерт» отряды хезмәткәрләре социаль челтәрләрдә бик күп файдалы мәгълүмат бастыра, уку йортларында һәм картлар йортларында әңгәмәләр үткәрә, дип сөйләде ул.
Әгәр сез югалган кешене очратсагыз яки якыныгыз, сезгә таныш кеше югалды икән, кичекмәстән 112 номеры буенча шалтыратыгыз. Аннан соң +7(800)700-54-52 номеры буенча «ЛизаАлерт»ның кайнар линиясенә мөрәҗәгать итегез, оператор сезгә нишләргә кирәклеге турында җиткерәчәк.
Фото: Татарстан Республикасының «ЛизаАлерт» эзләү-коткару отряды, Казан яшь тамашачылар театры