Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.10.2023, 15:23

Шигырьләр уку, дефиле һәм квестлар: «Сәнгать төне»нә ТР Милли музее 70 бушлай вакыйга әзерләгән

Акциядә катнашучы мәйданчыклар арасында ике катлы автобус йөриячәк

Фото: ТР Милли музее

(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче октябрь). ТР Милли музее 4 нче ноябрьдә «Мәдәни бердәмлек төне» программасын тәкъдим итәчәк. Ул берничә мәйданчыкта булачак барлык сәнгать төрләренең 70 тән артык вакыйгасын берләштерәчәк. Алар арасында ике катлы кызыл автобус йөриячәк.

Чараларны театрлар, мәдәни үзәкләр, модельерлар, музыкантлар, рәссамнар, мультипликаторлар, шагыйрьләр һәм галимнәр тәкъдим итәчәк. Программа зур перформанс булачак, аның кысаларында бер үк вакытта берничә локациядә дефиле, квизлар, квестлар, спектакльләр, шигырьләр уку, мастер-класслар, лекцияләр узачак. Тулы программа белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

Акциягә ТР Милли музее, аның филиаллары һәм учреждение партнерлары – Горький һәм Шаляпин музее, Габдулла Тукай әдәби музее, Татар китабы йорты, «Шәрык» клубы, Казан яшь тамашачы театры, «Яшәү сәнгате» мәдәни киңлеге кушылачак.

ТР Милли музеенда программа 13:00 сәгатьтә башлана, ә 18:00 сәгатьтән барлык мәйданчыкларга керү ирекле булачак, дип хәбәр итә мәдәният учреждениесенең матбугат хезмәте.

Чаралар «Сәнгать төне» бөтенроссия акциясе кысаларында узачак – быел ул Халыклар бердәмлеге көненә багышлана. Татарстан Республикасы башкаласында чаралар шулай ук Кремль музейларында һәм күргәзмә залларында, Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда һәм аның филиалларында була.

Барлык яңалыклар