16 еллык эш стажы булган ишегалды җыештыручысы үзенең эш көннәре турында сөйләде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче гыйнвар). Быелгы кыш күп кенә урам себерүчеләр өчен күңелле бүләк булды – кар гадәттәгеднән соңрак яуды, ишегалларын кардан чистарту эшләре башлану вакытын ерагайтты. Надежда Мөхәммәтшина Бишбалта бистәсендә инде 16 ел урам себерүче булып эшли, ул көн саен биш ишегалды территориясен җыештыра. Ул билгеләп үткәнчә, елдан-ел эшләү җиңеләя бара: җыештыру техникасы паркы үсә, урам себерүчеләргә заманча инструментлар һәм сезонлы махсус киемнәр бирәләр. Әмма иң мөһиме - кешеләрнең ишегалды җыештыручысы эшенә мөнәсәбәте үзгәрә. Үзенең хезмәт көннәре турында ул биргән интервьюсында KZN.RU порталы укучыларына сөйләде.
Надежда, елның кайсы фасылын ныграк яратасыз?
Н.М.: Чынлыкта, барлык сезоннар да үзенчә яхшы. Җәй һәм көз көне эшләргә җиңелрәк, әлбәттә. Күпләр урам себерүче өчен елның иң авыр сезоны - кыш, дип уйлый ала. Тик мин моның белән килешмим – язын, кар эри башлагач, бөтен чүп-чар чыга башлагач, авыррак.
Ишегалларындагы чисталык ишегалды җыештыручысының яхшы эшләвен күрсәтәме яки халыкның чүпләмәве турында сөйлиме?
Н.М.: Бу урам себерүчедән дә, анда яшәүчеләрдән дә тора. Һәрберебезгә чиста ишегалдына керү күңелле, әмма бу һәркемнең җаваплылыгы. Әгәр барысы да бу темага аңлы рәвештә якын килсә, ишегалды - синең йортың, күпкә чистарак булачак.
Ә сез эшләгән елларда шәһәрлеләрнең холыкларындагы үзгәрешләрне билгеләп үттегезме?
Н.М.: Әлбәттә, кешеләрнең безнең эшкә мөнәсәбәте акрынлап үзгәрә. Алар урамда чүп-чарны сирәгрәк ташлый, ешрак ярдәмгә килә башлады. Хәзер кисәтүләргә дә игътибар итәләр, кәгазьне чүп савыты кырыена ташласалар да, аларга хәтта оят була.
Казан халкына нәрсә теләр идегез?
Н.М.: Барыбызның да бер-беребезгә хөрмәт белән карауларын, һәр кешенең хезмәтен бәяләвебезне теләр идек. Мин үз эшемне яратам, аңа җаваплы карыйм, сыйфатлы итеп эшләргә тырышам. Шәһәр халкы да урам себерүчеләрнең хезмәтен һәрвакыт бәяләсен иде, дип телисе килә.