В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җәйгә таба «Аккош күле» урман паркында 180 км минераллаштырылган полосалар яңартылды, тагын 14 км – торак массивларында
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче июль). Ел башыннан Казанда 563 янгын булган – бу 2021 елның шул ук чорына караганда 15% ка кимрәк. Янгыннарда 16 кеше һәлак булган, узган ел – 20. Мондый мәгълүматлар бүген Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча комиссия утырышында китерелде, аны Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров үткәрде.
Көннәр эссе булуны исәпкә алып, утырышта табигый янгыннар һәм профилактика чаралары турында фикер алыштылар. Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Сергей Чанкин хәбәр иткәнчә, янгын чыгу санын киметү өчен хуҗасыз җир кишәрлекләре чүп-чар һәм коры-сарыдан чистартылган. Милекчеләр территориясен административ-техник инспекция идарәсе хезмәткәрләре контрольдә тота: ел башыннан алар участоклар чүп-чардан вакытында чистартылмаган өчен 65 кисәтү ясаган. 21 представление коры үләнне һәм чүп-чарны яндырганда янгын чыгуга китерә торган сәбәпләрне һәм шартларны бетерү турында бирелгән. Моннан тыш, ике кеше коры-сары яндырган өчен административ җаваплылыкка тартылган.
«Аккош күле» урман паркында 180 км янгынга каршы минераллаштырылган полосалар яңартылды, тагын 14 км – урманнар белән чиктәш торак массивларында. Шулай ук машиналарның рөхсәтсез керүенә комачаулаучы траншеяләр әзерләнде, 10 аншлаг яңартылды һәм урнаштырылды», – дип хәбәр итте спикер.
Ул «Водоканала» МУП белгечләре янгын гидрантларын тикшергәннәр, дип өстәде. Предприятие балансында 4747 җайланма бар, шуларның 74 ен ремонтлаганнар.
Сергей Чанкин сүзләренчә, июнь аенда Казанда үлән, камыш һәм каты көнкүреш калдыклары януның 27 очрагы булган. Идарә башлыгы бакча һәм йорт яны участокларында чүп-чар яндыруны тыю турында өстәмә инструктаж үткәрергә, калдыкларны вакытында чыгармаган подрядчыларны җаваплылыкка тартырга чакырды.